Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Проектта катнашырга теләк белдергән 1500 дән артык кеше арасыннан дөньяның төрле почмагыннан 1300 гә якын кеше XIV #әдәбимарафонның финалына барып җитә алды!
XIV #әдәбимарафон 2021 елның 1 нче гыйнварыннан алып 21 нче гыйнварга кадәр дәвам итте. 21 көн дәвамында катнашучылар кулларына китап һәм журналлар алып татарча әдәби әсәрләр, шигырьләр укыдылар һәм алардан иң кызыклы һәм файдалы, мәгънәле һәм уйландыра торган өзекләрне үзләренең аккаунтларында ВКонтакте һәм Инстаграмда #әдәбимарафон хэштегы белән урнаштырып бардылар. Яңа елның беренче көненнән үк әдәби марафончылар, китап уку кебек яхшы гадәт тәрбияләү белән беррәттән, тайм-менеджментка (китап укырга вакыт табарга), игътибарлылыкка, гаделлеккә, төгәллеккә өйрәнделәр, тормышка карашларын киңәйттеләр, Интернет челтәрендә яңа дуслар һәм фикердәшләр таптылар.
Бәйгенең оештыручылары - Татнетны үстерү фонды, Татарстан Язучылар берлеге һәм Татарстан китап нәшрияты, шулай ук проектны билгеле бер дәрәҗәдә үз канаты астына алган Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе исеменнән сезне марафонның финалына барып җитүегез белән чын күңелдән котлыйбыз! Якын арада марафончыларны бүләкләү тантанасын үткәрү датасы һәм урыны билгеле булыр, китап укучылар дәрәҗәле язучылар һәм шагыйрьләр, дәүләт эшлеклеләре, танылган шәхесләр белән очрашырлар, дип ышанып калабыз!
Игътибар!!! XV #әдәбимарафон 1 апрель көнне башланып китәчәк!!! Проектның рәсми төркеменә кереп, яңалыклардан хәбәрдар булып торыгыз: https://vk.com/adabimarathon.
ФИНАЛИСТЛАР ИСЕМЛЕГЕ: http://tat-i.net/tt/finalistlar-14