Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Күптән түгел Федерация Советы спикеры Сергей Миронов Бердәм дәүләт имтиханын үткәрү нәтиҗәләренә багышланган киңәшмә уздырды. Үз чыгышында Миронов мәгариф министрлыгына зур тәнкыйть белән чыккан. Аның фикеренчә, 2009 елда БДИны мәҗбүри рәвештә уздырү стратегик хатага китерәчәк. Альтернатива буларак, Сергей Миронов Дәүләт Думасы депутатлары белән берлектә эшләгән закон проектын тәкъдим иткән. Ул кабул ителсә, БДИ мәҗбүри сынау булудан туктаячак.
Киңәшмәдә җыелганнарның күбесе спикер белән килешеп, мәгариф министрлыгыннан 2001 елдан үткәрелә башлаган БДИга бәйсез тикшерү уздырырга, нәтиҗәләр чыгарырга таләп иткәннәр. Бәйсез комиссиягә Федерация Советы, Дәүләт Думасы вәкилләре, галимнәр һәм мәгариф өлкәсе хезмәткәрләре дә керергә тиеш. Һәрхәлдә киңәшмәдә кабул ителгән резюмеда мәгариф министрлыгына шундый тәкъдим бар.
Тест рәвешендәге биремнәр укучының иҗади потенциалын юкка чыгара, төп мәктәп программасына зыян сала. Бу – БДИга каршы белгечләрнең фикере. БДИны яклаучыларның бер аргументы – ришвәтчелекнең кимүе дә хата. Ул кабул итү комиссияләреннән Бердәм имтихан тапшыру үзәкләренә “юллама” алды. Билгечләр фикеренчә, алдагы елда укучыларның 10-12 проценты БДИдан “икеле” билгесе алачак. Димәк, аларга югары уку йортларына юл ябылачак, дигән сүз.
Мәгарифтә дәүләт сәясәте Департаменты директоры Игорь Реморенко да үз фикерен җиткерде. Ягъни, мәҗбүри имтиханнарның берсеннән “икеле” алган укучыларда сынауны кабат бирү мөмкинлеге бар. Укучы бу юлы да билгене яхшы якка үзгәртә алмый икән, БДИны янә бер елдан соң бирә ала. Өстәвенә, чыгарылыш аттестатындагы билге 10-11нче сыйныф нәтиҗәләре хисабына төзеләчәк. Ә БДИны тапшырганга сертификат аерым бирелә. Реморенко ассызыклавынча, мәгариф министрлыгында да БДИ биремнәре сыйфатыннан канәгать түгелләр, шуңа күрә алга таба аларны тагын да яхшыртачаклар. “Ләкин укучыларга икешәр тапкыр сынау үтмәскә мөмкинлек биргән процедура бетерелмәячәк”, - диде ул.
Чыганак: www.5ballov.ru