Татар мәгарифе порталы
Сез монда
2009 елның 31нче январе-1нче февралендә мәктәп укучылары өчен “Юниор” исемле Россиякүләм фәнни эшләр бәйгесе үтәчәк. Чара мәктәп укучыларының фәнни һәм инженер халыкара күргәзмәсе кысаларында уза. Генераль спонсоры – Intel корпорациясе. Моннан чыгып, җиңүчеләргә бүләкләрнең нинди саллы булачагын үзегез чамалагыз.
Бәйгене оештыручылар арасында Россия Федерациясенең Мәгариф һәм фән министрлыгы, Мәскәү инженер-физика университеты һәм башкалар бар.
“Юниор”да Россия мәктәпләренең 9-11 сыйныф укучылары катнаша ала. Ярыш математика, физика һәм астрономия, информатика һәм компьютер телекоммуникацияләре, тирә як мохит турында фән (биология, экология), химия кебек секцияләр буенча барачак.
Бәйгегә тәкъдим ителгән эшләр, я индивидуаль рәвештә башкарыла, я коллектив белән эшләнә. Бер коллективта укучылар саны 3тән дә күбрәк булмаска тиеш. Һәр проектның үз фәнни җитәкчесе булуы сорала, бу – укытучы, фәнни хезмәткәр, югары мәктәп укытучысы. Фәнни җитәкче план әзерли, аңа нигезләнеп, укучылар эшчәнлекләрен тормышка ашыра. Проектта 2008 елның январь-декабрь аралыгында үткәрелгән фәнни тикшеренү нәтиҗәләре урнаштырырга һәм/яисә гамәли эшләнмәләрне тасвирларга кирәк.
Финалда ярышачак проектларны киләсе елның 31нче январе-1нче февралендә сайлап алачаклар. Эшләрне бәяләячәк фәнни жюри составында Мәскәү дәүләт университеты, Мәскәү инженер-физика университеты (МИФИ), Н.Э. Бауман исемендәге Мәскәү дәүләт техник университеты, Мәскәү физика-техника институты вәкилләре бар. Бәйгенең беренче этабында проектларның тезис өлешләре каралачак. Шуңа күә аларны агымдагы елның 31нче декабреннән дә соңга калдырмый оештыру комитетына юлларга кирәк.
Эшләрне фәнни жюри хозурына тәкъдир итү өчен http://junior-fair.org сылтамасы буйлап кереп, теркәлү узасың. Катнашучы укучы яисә коллектив үзе, уку йорты, фәнни җитәкчесе турында мәгълүмат калдырырга тиеш. Алга таба конкурс эшен бирү формасын тутырырга кирәк. Биредә проектның исеме, аның кыскача тасвирнамәсе языла, секция сайлана һәм проектның тезисы системага кертелә. Бу процедураны аырына кадәр эшләгәннән соң проект алынды дигән хәбәр килергә тиеш. Әгәр 5 көн дәвамында ул килми икән, support@junior-fair.org адресына хәбәр итү сорала.
Бәйгедә катнашырга теләк бар икән, тулырак мәгълүмат беркетелгән (конкурс эшенә кагыйдәләр) файлда.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
junior_rules.pdf | 136.66 KB |