Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Күпләрегез белә: Россиядә беренче дәреслекне (азбука) 1574нче елда Иван Федоров атлы кеше бастыра. К. Д.Ушинскийның «Родное слово» дәреслеге 1864нче елда 146 данәдә дөнья күрә. Татарның беренче басма әлифбасы 1800нче елда нәшер ителә.
Бездә элек–электән балаларны укый–яза белергә өйрәткәннәр. Шуңа күрә гыйлемле кешеләр саны һәрчак бик зур булган. Гаиләләрдә Коръән, әдәби әсәрләрдән гыйбарәт булган китапханәләр урын алган. Китапны изге санаганнар. Аңа хәтта кулны юмыйча тотынырга да ярамаган. Билгеле, мәгълүмати технологияләр чорында китапка мөнәсәбәт бөтенләй башка. Укучылар саны да кимеде. Моның белән көрәшәләр. Шундый адымнарның берсе – сезгә тәкъдим ителәчәк бәйге. “Гаилә китапханәсеннән дәреслек” исемле гаилә иҗади эшләр экспресс–конкурсын Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгының Дәреслекләр буенча Федераль Советы игълан итә. Ул агымдагы елның 25нче декабрендә старт алып, нәкъ бер айдан соң, 25нче декабрьдә төгәлләнәчәк.
Һәрберебезнең шәхси китапханәсендә балалар, үсмерләр өчен китаплар, иске дәреслекләр һәм аңлатмалы сүзлекләр бар. Әти–әниләрегез, әби–бабайларыгыз укыган дәреслекләр дә юк түгелдер. Грамматикадан дәреслекме ул, әллә рус теленнән борынгы “Матур язу” дәфтәреме, әллә инде географик атлас, арифметика китапларымы – бар да зур истәлек, бар да зур игътибарга лаек. Бәлки, сезнең өчен аеруча кадерле дәреслек бардыр? Балачак, мәктәп чоры турында истәлекләрме? Теге яки бу китапның булачак һөнәрне сайлауга этәргеч булуы да ихтимал. Кыскасы, фикерләрегез, тәкъдимнәрегез, истәлекләрегез белән уртаклаша аласыз. Дәреслекләрнең нинди булуы турындагы кайнар бәхәсләр беркайчан да тынмый. Аеручы аның сыйфаты турында. Бәлки, сезнеңчә, идеаль саналган дәреслек нәкъ менә сезнең гаиләдә сакланадыр. Языгыз!
Конкурска эссе (дәреслек турында хикәя, әлеге дәреслек белән бәйле хәтирә–истәлекләр), иске әлифба турында әкият, фоторәсем (дәреслек, гаилә булырга мөмкин; фоторепортаж, тематик коллекция, яисә «Стоп-кадр» һ.б.) юнәлешләр буенча иҗади эшләр кабул ителә. Шулай ук эшләр презентация яисә сайт рәвешендә дә булырга мөмкин. Билгеләнгән темадан читкә чыкмау гына сорала. Аеруча кызыклы саналаган эшләр http://fsu-expert.ru/ порталында эләнәчәк. Диплом һәм кыйммәтле бүләкләр дә каралган.
Бәйгегә тәкъдим ителәчәк иҗади эшләр электрон вариантта булырга тиеш. Чарада балалар, аларның әти–әниләре һәм әби–бабайлары катнаша ала.
Тулырак мәгълүмат: http://fsu-expert.ru.