Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Төньяк-Көнбатыш федераль округында физика буенча ачык интернет-олимпиада башланды (http://barsic.spbu.ru/olymp/index.html). Югары уку йортларына керү кагыйдәләренә һәм олимпиада статусына закон ягыннан үзгәртүләр керү сәбәпле, биредә катнашучыларга яңа мөмкинлекләр ачылды. Хәзер физикадан ачык интернет-олимпиада региональ статуска ия. Димәк, беренче, икенче, өченче урын дипломнары ярдәмендә 11нче сыйныф укучылары югары уку йортларына сынаусыз алыначак. Дипломнар аларга керү имтиханнарын алыштырачак. Бары теге яки бу югары уку йортының физика буенча региональ олимпиаданың физика һәм 3нче кушымтага кергән башка дисциплиналардан (кара: http://www.rsr-online.ru/doc/norm/298.doc.) керү имтиханнарын алыштыруны тану гына сорала. Бүгенге көндә Россиянең күп кенә билгеле югары уку йортлары олимпиада нәтиҗәләрен таный.
Олимпиада, аңлавыгызча, 11нче сыйныф укучылары өчен оештырылган. Биредә Россия Федерациясенең барлык субъектларыннан мәктәп укучылары катнаша ала. Быел ул 5 этапта узачак. Беренче дүрт тур дистанцион юл белән үтәчәк, ә бишенчесе – йомгаклау турына бары җиңүчеләр генә чакырыла. Ярышның беренче баскычы "кинематика" бүлегеннән агымдагы елның 18-21нче ноябрендә узды. Аны нәтиҗәләре олимпиаданың электрон битендә эленгән. Киләсе тур "динамика", "статика", "законнары саклану", "эш, энергия, егәрлек" бүлекләреннән булачак. Ул 16-19нчы декабрьдә старт ала. Иң кызыгы, биредә беренче турда катнашмаган укучылар да теркәлеп (http://barsic.spbu.ru/olymp/index_reg.html) сынауны дәвам итә ала. Һәр турны үтү өчен 1 сәгать 30 минут вакыт бирелә. Өстәвенә, теркәү узган катнашучылар өчен 26нчы ноябрьдән күнегү мәсьәләләренә юл ачылачак. Биредә биремнәрне чишеп карап була, вакыт чикләнмәгән.
3 дистанцион тур 2009 елның 20-23нче январендә, бүлекләр: "МКТ", "газ законнары һәм термодинамика", "гидродинамика һәм гидростатика".
4 дистанцион тур 2009 елның 24-27нче февралендә, бүлекләр: "электростатика" һәм "электр тогы".
Йомгаклау турын киләсе елның 24-31нче мартында уздыру планлаштырыла. Ләкин бу әле төгәл дата түгел.
Физика фәненнән 7-10нчы сыйныфлар өчен интернет-олимпиада, гадәттәгечә, бер турда дистанцион юл белән узачак.