Татар мәгарифе порталы
Россия мәгариф министрлыгының «Минем мәктәп елларым» акциясе старт ала. Ул 30 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Анда мәктәп укучылары, мәктәпне тәмамлаучылар, әти-әниләр, әби-бабайлар чакырыла.
Илнең барлык чыгарылыш укучылары өчен дә соңгы кыңгырау яңгыраячак, балалар чыгарылыш имтиханнарын тапшырачак һәм мәктәп чоры артта калачак. Мәктәп - белем алу урыны гына түгел, дуслар белән аралашу урыны да, теләсә кайсы кешенең тормышындагы иң якты сәхифәләрнең берсе. Акция кысаларында мәктәп елларының нинди булуын искә төшерергә мөмкин.
Катнашу өчен фотосурәтеңне яки видеоны урнаштырырга һәм мәктәп белән бәйле иң позитив, яхшы һәм истә калырлык очрак турында сөйләргә кирәк. Фотосурәт астында шулай ук укытучыларга авыр хезмәтләре өчен рәхмәт әйтергә мөмкин. Төп бурыч – мәктәп турында сөйләү һәм үз юлыңны максималь рәвештә оригиналь, креатив яки хәтта тәэсирле итеп күрсәтү.
Сурәтне "ВКонтакте", Instagram яки TikTok социаль челтәрләрендә #Минпросвещениярф хештеглары белән урнаштырырга, шулай ук гаризаны сайтта акциянең махсус бүлегендә тутырырга кирәк. Иң креатив һәм кызыклы эшләр Россия мәгариф министрлыгы сайтында бастырылачак, иң яхшы өч эш авторларына истәлекле бүләкләр тапшырылачак, ә иң күп лайклар алган постлар авторлары кызыксындыру призлары белән билгеләп үтеләчәк.