Татар мәгарифе порталы
Шулай килеп чыкты ки, #СӘЛАМӘТИРТӘ башланган көн - 11 нче май - республикабыз өчен фаҗигале көн булды. Кемнәрдер газиз балаларын, ә кемнәрдер якын туганнарын югалтты, кемнәрдер психологик һәм тән ярасы алдылар.
Әмма, бернигә дә карамастан, рухны сындырмаска, тормышны үз кулларыбызга алырга кирәк. #сәламәтиртә проектының авыр чакларда кеше психологиясен уңай якка үзгәртүен яхшы беләм. Татар халкының ныклы рухлы, кешелекле, көчле, акыллы, сәламәт булуын телим.
Икенчедән, #сәламәтиртә проектында катнашырга теләк белдергән, гариза тапшырырга соңга калган мин белгән инде дистәдән артык кеше бар.
Шул уңайдан, #сәламәтиртә проектына гаризалар кабул итүне озайттык. Гариза тапшыру өчен проектның рәсми төркеменә (https://vk.com/salamatirta) 25 майга кадәр керегез, беркетелгән язманы укыгыз һәм шул язмага комментарийларда катнашуыгызны белдереп гариза калдырыгыз. Гаризаны бүген тапшырып, инде иртәгә үк проектта катнаша башлый аласыз. 25 май иртәнге 6:00 - гаризалар тапшыру мөмкинлеге ябылачак. Яхшы гадәт формалашсын өчен 21 көн дәвамында катнашырга кирәк.
Проектта катнаша башлап төшеп калганнар өчен исә бу - икенче шанс. Мондый шанс башка булмаячак!
15 нче июньнән соң барлык финалистлар исемлеге билгеле булачак. Иң яхшы катнашучыларны, ялкау булмаганнарны бүләкләр көтә. Исегезгә төшерәбез, "Татнефть"нең хәйрия фонды әлеге проект өчен 90 мең сум күләмендә грант бирде!
Катнашыгыз, ныгыгыз, үсегез, сәламәт булыгыз, уңышларга ирешегез!
Ихтирам белән, Раил Гатауллин