Татар мәгарифе порталы
Казанның Яңа Савин районындагы 177 нче мәктәбендә бүген соңгы көне булган «Заманча мәгълүмати-коммуникатив киңлек: тәҗрибә, проблемалар, перспективалар» шәһәркүләм фәнни-гамәли конференциясенең пленар утырышында сүз алып, ТР фән һәм мәгариф министры урынбасары Людмила Ногуманова, министрлыкта мәктәпләрне заманча компьютер техникасы белән тәэмин итү максаты куелган, шулай да, Интернет мөмкинлекләрен куллануга да зур игътибар бирелә, дип белдерде. Аның сүзләренчә, мәгариф порталларындагы материалларга соңгы вакытта мәктәп укучылары, шулай ук укытучылар, ата-аналар да күбрәк мөрәҗәгать итүе күзәтелгән. Димәк, анда урнаштырылган материалларга ихтыяҗ зур дияргә нигез бар, дип саный Людмила Николаевна.
«Ләкин мәктәпләрнең яртысында балалар күңел ачу, сексуаль характердагы Интернет-порталларга керә. Кайсы мәктәп компьютерының нинди сайтка керүе «үтә күренмәле» икәнен искәртәсем килә», - дип Казанның мәктәп директорларына мөрәҗәгать итте министр урынбасары һәм бу мәсьәләдә кичекмәстән чара күрергә чакырды.
Л.Ногуманова: «Казан мәктәпләренең 30ының үз сайты булмау, 50 мәктәпнең генә сайты яңартылуы миңа һич кенә дә аңлашылмый. Өлкән класс укучыларын бу эшкә җәлеп итәргә кирәк, алар, минемчә, бик теләп ярдәм итәчәкләр, чөнки андый технологияләр белән танышлар», - дип канәгатьсезлеген белдерсә, республика күләмендә барган ачык Интернет-педсоветка җибәрелгән материалларның иң күбесе Казаннан булуы, төгәлрәге, барлык катнашучыларның 50 процентын башкала педагоглары тәшкил иткәнгә, активлык өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде.
"Татар-информ" буенча
Фикерләр
Ильфар
29 Ноябрь, 2008 - 12:20
Permalink
Бездә алай түгел...
«Ләкин мәктәпләрнең яртысында балалар күңел ачу, сексуаль характердагы Интернет-порталларга керә. Кайсы мәктәп компьютерының нинди сайтка керүе «үтә күренмәле» икәнен искәртәсем килә»
Казан мәктәпләренә бу сайтлардан саклау фильтры куелмаган мыни? Безнең авыл мәктәпләренә куйдык. Курыкмыйча эшләргә була, "Первая помощь"ның 1нче номерлы дискында ук бар бит ул. Нишләп куймаганнар?!.
http://koshlaush.narod.ru/ , http://kushlaush.forum24.ru/