Татар мәгарифе порталы
Бу атнада Мәрҗани исемендәге Тарих институтында галимнәр татар теленең фәндә кулланышы, аның киләчәге турында фикер алышты.
«Фәнни хезмәткәрнең эшен бәяләү системасы бүгенге көндә татар телебезне фән дөньясыннан этеп чыгаруга китерә. Руслар үзләре дә рус телендә эшли торган галимнәр инглиз теленә күчеп баралар дип чаң сугалар», — диде Олег Хисамов.
Галим китергән ачык мәгълүматлар буенча, дөньяда танылган фәнни журналларда рус телендә елына 35 мең, кытай телендә 99 мең, инглиз телендә 6 млн мәкалә басыла икән.
«Татар теле турында сүз барганда, ниндидер радикаль алымнар кулланмыйча, татар телен фән теле буларак саклап кала алмыйбыз. Монда галимнәр белән хөкүмәт бергәләшеп, дәүләт сәясәте булдыра алса гына нәрсәгәдер ирешә алачакбыз», — диде Олег Хисамов.
Олег Хисамовның сүзләре белән Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры урынбасары Марат Гыйбатдинов та килеште. «Бүген галимнәрнең, институтларның эшенә бәя биргәндә „Скопус“, ВАК журналларында чыккан мәкаләләр саны исәпкә алына», — диде ул.
Марат Гыйбатдинов татар теле фән теле буларак фидакяр галимнәр булганга гына саклануын әйтте. Алар үзләре татар телендә мәкалә язып, башкаларны бу эшкә өндәп телне саклыйлар икән. Андый хезмәткәрләр кимү ягына барганын семинарда катнашучылар бертавыштан таныдылар.
«Татар журналы татарча яза алучы галимнән мәкалә сорый икән, ул ел азагында үзенең хисап бирәсе барлыгын уйлый. Аның күңелендә „Бу басмада чыгу миңа ничә балл бирәчәк?“ дигән сорау туа, чөнки баллар — хезмәт хакының бер өлеше. Россиядә төзелгән рәсми система татар телендә яза ала торган галимнәрне рус, яки инглиз телләрендә язарга этәрә», — диде Марат Гыйбатдинов.
Фото: https://tatar-inform.ru