Татар мәгарифе порталы
3 Декабрь, 2008 - 18:37
Бүген Дәүләт Думасы беренче укылышта мәгариф өлкәсендәге хокук бозулар өчен штраф түләүне керткән закон проектын карый.
Әгәр дә бу документ кабул ителсә, киләчәктә баланы мәктәпкә кабул итүдән баш тарталар яисә сәбәпсез уку йортыннан куалар икән - җитәкче 20 меңнән 50 меңгә кадәр күләмдә штрафка тартылачак. Шулай ук штраф урынына 6 айдан алып 2 елга кадәр эшеннән азат ителергә дә мөмкин. Юридик затларны бу очракта 100-200 меңлек штраф көтә. Укытучыларның хокуклары бозылганда җитәкчегә 5-20 мең сум күләмендә штраф салына. Ә юридик затка чыгым 50-100 мең сум тәшкил итәчәк.
Белем бирү процессын бозган, гражданнарның хокукларын боза торган тәрбия ысулларын кулланган оешмаларга да таләпләр үзгәрәчәк. Җитәкче затларга 10-50 мең штраф яисә 6 айдан алып, 2 елга кадәр эштән азат итү каралган. Юридик затлар өчен сумма күләме олырак – 50-200 мең.
Дәүләт аккредитацияләре булмаган яисә аны үтмәгән мәгариф оешмалары дәүләт стандартындагы дипломнар бирү белән шөгыльләнә икән - җитәкче затлар 30-50 мең штраф түли, яисә 6 ай-3елга эшен дәвам итә алмый. Ә юридик затлар өчен штраф – 100-500 мең сум. Дәүләт аттестациясе һәм укучылар олимпиадалары нәтиҗәләрен белә торып үзгәртүгә шундый ук җәза каралган.
Чыганак: www.5ballov.ru