Татар мәгарифе порталы
1 нче сыйныф Һ хәрефе
Предмет: татар теле
Дәрес темасы: Һһ хәрефе белән танышу һәм язу.
Өйрәнелә торган темада дәреснең роле һәм урыны: Яңа белемнәр үзләштерү
Дәреснең максатлары (образовательные, развивающие, воспитательные):
Белем бирү максаты: Тартык Һһ хәрефләре белән таныштыру. Авазны дөрес әйтә белүләренә ирешү; уку, сөйләү күнекмәләрен үстерү
Фикер сәләтен үстерү максаты: үз фикереңне әйтә, башкалар фикерен тыңлый белү күнекмәләрен үстерү. фонематик ишетү һәм образлы фикерләү сәләтләрен үстерү;
Тәрбияви максат: балаларда укуга кызыксыну тәрбияләү
Этапы урока-Дәрес этаплары |
Деятельность учителя Укытучы эшчәнлеге |
Деятельность учащихся Укучылар эшчәнлеге |
УУД Универсаль уку гамәлләре (УУГ) ШУУГ –шәхескә кагылышлы универсаль уку гамәлләре РУУГ- регулятив универсаль уку гамәлләре ТБУУГ- танып белү универсаль уку гамәлләре КУУГ- коммуникатив универсаль уку гамәлләре |
1. Мотивация. Оештыру. Эшчәнлеккә мотивлаштыру |
Исәнләшү. |
Исәнләшү. |
КУУГ: классташлар һәм укытучы белән уку эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек итү |
2.Актуализация знаний (разминка) . Белем һәм күнекмәләрне формалаштыру |
1. Фонетик зарядка:
2. Сузык авазларны белдергән хәрефләрне кабатлату. (а-ә, у-ү, ы-и) -Нинди сузыклар була? -Нинди тартыклар була? 3. Бүгенге көн турында сөйләшү. -Бүген көн нинди? Салкынмы? Буран бармы? -Кар явамы? |
Фонетик зарядка ясау. «Һау-һау! һау-һау! һау!»—дисең, Һаман нигә һаулыйсың? Җитте, һау-һау, һаулама, Китап укыйм—шаулама!
Бүгенге көн турында сөйләү. |
ТБУУГ: төп билгеләрне аерып күрсәтү РУУГ: кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу КУУГ: тыңлый белү, коллектив фикер алышуда катнашу |
3.Формирование новых знаний. Яңа белемнәр формалаштыру. |
1 Яңа [һ] авазы белән танышу. шар рәсемен карау. – Бу рәсемдә нәрсә күрәсез? Һәйкәл, шәһәр сүзләренә иҗек-аваз анализы ясау, сүздән [һ] авазын аерып алу. - һәйкәл сүзендә ничә иҗек бар? Нинди авазлар ишетәсез? һәйкәл сүзен кабат әйтү һәм сүздән һ авазын аерып алу, аның характерлы билгеләре белән танышу ,әдәби дөрес әйтергә өйрәнү. Һ һ хәрефләренең язылышы белән танышу. |
Укучыларның җавабы
(2.) [һ], [ә], [й [к], [ә], [л
(тартык аваз, саңгырау тартык),
|
ТБУУГ: танып белү мәсьәләсен мөстәкыйль ачыклау һәм максат кую РУУГ: кагыйдә, инструкуцияләрне истә тоту һәм аларга ияреп гамәлләр кылу КУУГ: коллектив фикер алышуда катнашу ШУУГ: үзмаксат кую |
4.Первичное закрепление и проговаривание вслух. Яңа белемнәрне беренчел үзләштерү, ныгыту. |
Сүзләр укыту.(бергә, аерым) Тактада һ хәрефен яздырү.(1-2 укучы)
|
Укучыларның укуы: 1.(Кушылмалар һәм сүзләр уку. Сүзләрне иҗекләргә бүлү.) һ а, һә, һ у, һ ү, һо, һө, һи, һы, һе шәһәр һәйкәл Һәния Илһам һәм |
ТБУУГ: төп билгеләрне аерып күрсәтү РУУГ: кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу КУУГ: тыңлый белү, диалог төзүдә һәм коллектив фикер алышуда катнашу |
5.Самостоятельная работа с самопроверкой по эталону. Эталон буенча үз-үзеңне мөстәкыйль тикшерү эшчәнлеге. |
Дәреслек белән эш: 1. Рәсем буенча сөйләшү. -Бу кемнәр? Алар кая бара? -Кыш бабай ның чанасында нинди бүләкләр бар? 2. Китаптан уку. |
1.Укучыларның җавабы. Сорауларга җавап бирү. Бу Кыш бабай , Кар кызы.Алар балалар янына кунакка бара. Аларның чанасында шарлар, карандашлар, тимераяк, машиналар, телефон, туплар, фонарь, ракетка, курчаклар бар. Укучыларның укуы. |
РУУГ: үзконтроль, биремнәрне үтәүнең дөреслеген тикшерү ШУУГ: күршеңә ярдәм итүдә танып белү инициативасы күрсәтү УУГ: , тыңлый белү, коллектив фикер алышуда катнашу, мәгълүмат туплауда үзара хезмәттәшлек инициативасы күрсәтү |
6. Включение в систему знаний и повторение. Яңа белемнәрне ныгыту, мөстәкыйль куллану. |
Һһ хәрефләрен яздыру
|
Дәфтәрләрдә язу. 2. Һһ хәрефләрен яүу. Үрнәктәгечә шәһәр һәм хат сүзләрен язу Помоги Болтливой утке пройти лабиринт
|
КУУГ: : классташлар һәм укытучы белән уку эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек итү, тыңлый белү, диалог төзүдә һәм коллектив фикер алышуда катнашу, мәгълүмат туплауда үзара хезмәттәшлек инициативасы күрсәтү, иптәшеңнең гамәлләрен бәяләү. ТБУУГ: төп билгеләрне аерып күрсәтү, логик фикерләү чылбырын булдыру. ШУУГ: үзмаксат кую, күршеңә ярдәм итүдә танып белү инициативасы күрсәтү, үз уңышларың , уңышсызлыкларың сәбәпләре турында фикер йөртү. |
7. Рефлексия. Рефлексия эшчәнлеге (эш нәтиҗәләре) |
-Балалар, без бүген дәрестә нәрсәләр эшләдек? -Сезгә ниләр ошады? Кем яхшы эшләде?Кемгә әле авыррак? -Кем начар эшләде, аңламады? - Дэрестэ актив катнашкан укучылар йолдызчыклар белэн булэклэнэ. |
Укучыларның фикерләре.
|
ШУУГ: үз уңышларың , уңышсызлыкларың сәбәпләре турында фикер йөртү ТБУУГ:логик фикерләү чылбырын булдыру РУУГ: үз эшчәнлегеңне контрольгә алу КУУГ:укытучыны тыңлау, сораулар бирү |
8. Домашнее задание. Өй эше. |
|
|
|
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
1 кл Һ хәрефе..ppt | 4.28 MB |