Татар мәгарифе порталы
Сез монда
«Әмин маҗаралары һәм башкалар» китабы 1000 данә тираж белән нәшер ителгән. Китапның иллюстрацияләрен игезәк сеңелесенең баласы Азалия Мөдәрис кызы Шәрәфетдинова әзерләгән. Самар өлкә «Туган тел» татар җәмгыяте президенты, өлкәнең татар эшкуарларына ярдәм итү ассоциациясе рәисе Ильяс Гомәр улы Шәкүров матди ярдәм күрсәткән.
Алия кечкенәдән шигырьләр, балалар өчен әкиятләр яза. Самар дәүләт педагогика университетын тәмамлый, мәктәптә психолог булып эшли. Озак икеләнүләрдән соң, күңелендә иҗат чаткысы булуын сизенеп, журналист һөнәрен сайлый. Самар өлкәсенең «Бердәмлек» татар газетасында алты елдан артык хәбәрче булып эшли. «Самар татарлары» журналы һәм сайты белән дә хезмәттәшлек итә.
"Ул өлкә «Туган тел» татар җәмгыятенең шура әгъзасы да, үз инициативасы белән, үз акчасына “Шатлык” татар балалары клубын оештырып, бер ел буе алып барган җәмәгать эшлеклесе дә. Үзәк сабыйларда ана телендә сөйләшү теләге уятты, үзләрен гореф-гадәтләребез, милли бәйрәмнәребез белән таныштырды, әдәби һәм мәдәни байлыгыбызны күзаллау кебек бик җитди тәрбия чаралары үткәрде." - дип яза Самар татарлары сайты.
Алия Арсланова 2020 ел ахырында коронавирус инфекциясен эләктереп хастаханәгә ята, 2021 елның 12 февраль төнендә вафат була, туган авылында җирләнә.
Яңа китап сатуда, бәясе — 150 сум. Җыелган акчалар мәрхүмәнең балаларына тапшырылачак.
Җыентыкны түбәндәге адреслар буенча алырга мөмкин:
- Самар шәһәре, Киров пр., 206 (элеккеге «ИПОЗЕМбанк» бинасы), ҖЧҖ «Акташ», тел.: +79277978280.
- Самар шәһәре, Революционная ур., 142 йорт («Кулинария на Революционной» кибете).
- Самар Җәмигъ мәчете территориясендә урнашкан «Болгар» кибете.
- Самар шәһәре, Воронежская ур., 9 йорт, «Бердәмлек» Самар өлкә татар газетасы редакциясе.