Татар мәгарифе порталы
Искәртеп узабыз, 2008 елның җәендә КДУ "Oxford Russia Fund" (ОРФ) хәйрия фонды белән хезмәттәшлек итү турындагы килешүне имзалаган иде. Шуның нәтиҗәсендә КДУ студентлары әлеге фондның стипендияләр программасында катнашу мөмкинлегенә ия булды.
Кичә КДУда программалар фонды координаторы Ольга Павлова җиңүчеләр белән очрашты, фондның эше һәм стипендия алу кагыйдәләре турында сөйләде.
“Оксфорд Россия фонды” хәйрия оешмасы Россия студентлары һәм яшь белгечләрнең яңа буынына ярдәм итүнең тагын да нәтиҗәлерәк алымын эзләгән Оксфорд университетын тәмамлаучылар тарафыннан 2005 елда оештырыла. Әлеге программа гуманитар һәм социаль-икътисади фәннәр белгечлекләре буенча укучы студентларга адресланган. Әмма югары уку йортының фәнни эшчәнлегендә һәм университетның иҗтимагый тормышында актив катнашучы һәм студент эшләре конкурсларында лауреат булган студентларның гына исемле бүләкләр алу мөмкинлеге бар. Бүгенге көндә фонд тарафыннан түләнүче стипендия иң югарылардан санала һәм ай саен 3000 сум тәшкил итә.
Фонд эшчәнлегенең икенче юнәлеше – университет китапханәләренә – стипендия программасында катнашучыларга ярдәм күрсәтү. Н.И.Лобачевский исемендәге фәнни китапханәдә якын көннәрдә "Oxford Russia Fund" хәйрия фондының китапханәсе тантаналы төстә ачылачак, анда инглиз телендә басылган гуманитар һәм социаль юнәлештәге 2000нән артык китап урын алачак.
Чыганак: “Татар-информ”