Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Бүген – 6 ноябрь – Татарстан Республикасы Конституциясе көне! Алай гына да түгел, Татарстан Республикасы Конституциясе кабул ителүгә бүген - 30 ел!
Татарстан Конституциясе, шушы 30 ел дәверендә шактый зур үзгәрешләр (2002 елның 19 апрелендәге 1380 номерлы, 2003 елның 15 сентябрендәге 34-ТРЗ номерлы, 2004 елның 12 мартындагы 10-ТРЗ номерлы, 2005 елның 14 мартындагы 55-ТРЗ номерлы, 2010 елның 30 мартындагы 10-ТРЗ номерлы, 2010 елның 22 ноябрендәге 79-ТРЗ номерлы, 2012 елның 22 июнендәге 40-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы законнары редакциясендә үзгәрешләр) кичерүенә карамастан, Татарстан Республикасы һәм аның халкының бүгенгесе һәм киләчәге өчен шактый зур хезмәт куйды. Бүгенге көндә дә республикабыз Конституциясе җәмгыятебездә тынычлык һәм татулык тәэмин итүнең нигезе булып тора.
Татарстан Республикасы Конституциясе белән ТР Юстиция министрлыгы сайтында танышырга мөмкин: https://minjust.tatarstan.ru/file/pub/pub_1084014.pdf
Өстәмә мәгълүмат: 1937 елгы ТАССР Конституциясе белән https://minjust.tatarstan.ru/tom-1.htm адресы буенча танышырга мөмкин.
Бүгенге көндә гамәлдә булган Конституциядән кайбер өзекләрне тәкъдим итәбез:
- Татарстан Республикасы – сәясәте кешегә лаеклы тормыш һәм ирекле үсеш тәэмин итүче шартлар булдыруга юнәлтелгән социаль дәүләт.
- Татарстан Республикасында дәүләт телләре – тигез хокуклы татар һәм рус телләре.
- Татарстан Республикасының дәүләт хакимияте органнарында, җирле үзидарә органнарында, дәүләт учреждениеләрендә Татарстан Республикасының дәүләт телләре бертигез нигезләрдә кулланыла.
- Социаль, расачыл, милли яисә дини нәфрәт һәм дошманлык кузгатырлык пропаганда яисә агитация рөхсәт ителми. Социаль, расачыл, милли, дини яисә тел өстенлеген пропагандалау тыела
- Татарстан Республикасы – дөньяви дәүләт. Дини берләшмәләр дәүләттән аерылган һәм закон каршында тигез.
- Татарстан Республикасында гражданнар закон нигезендә тыныч кына, коралсыз килеш җыелырга, җыелышлар, митинглар һәм демонстрацияләр, урам йөрешләре һәм пикетлаулар уздырырга хокуклы.
- Татарстан Республикасы дәүләтләр һәм халыклар арасындагы бәхәсләрне хәл итү чарасы буларак көч куллануны һәм сугышны кире кага.
- Татарстан Республикасында сугышны пропагандалау тыела.
- Мәҗбүри хезмәт тыела.
- Һәр кеше яшәргә хокуклы. Кеше гомере, аның сәламәтлеге, шәхси иреге һәм иминлеге дәүләт яклавында.
- Беркем дә газаплауларга, көч кулланылуга, башка төрле рәхимсез яисә кешелек абруен кимсетерлек мөнәсәбәткә яки җәзага дучар ителмәскә тиеш.
- Һәркем хат язышу, телефон аша сөйләшүләр, почта, телеграф аша һәм башка төрле хәбәрләшүләр яшеренлегенә хокуклы. Бу хокукны чикләү бары тик суд карары нигезендә генә рөхсәт ителә.
- Татарстан Республикасы белән Россия Федерациясе субъектлары арасындагы чикләр аларның үзара ризалыгы буенча үзгәртелергә мөмкин.
- Татарстан Республикасы территориясе чикләрендә ирекле күчеп йөрү, яшәү һәм тору урынын сайлап алу хокукы гарантияләнә. Бу хокукны чикләүләр федераль закон белән билгеләнергә мөмкин.
- Һәркем теләсә нинди законлы ысул белән ирекле рәвештә мәгълүмат эзләргә, алырга, тапшырырга, әзерләргә һәм таратырга хокуклы. Цензура тыела.
- Татарстан Республикасында һәркем Татарстан Республикасы Конституциясен һәм Татарстан Республикасы законнарын, Россия Федерациясе Конституциясен һәм федераль законнарны үтәргә тиеш.
- Үз көчен югалтты
- Үз көчен югалтты
- Үз көчен югалтты
- Үз көчен югалтты
- Үз көчен югалтты ...
Чын күңелдән республикабыз халкын Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән тәбрик итәбез!