Татар мәгарифе порталы
7 нче февральдә Казанның «Чулпан» мәдәният үзәгендә «Гәүһәр» балалар фестивале узачак, ул «Хәрәкәттә – бәрәкәт» һәм «Сөйлә» проектларының икенче сезонында катнашучыларны берләштерәчәк.
«Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектында катнашучылар татар бию хәрәкәтләрен профессиональ биючеләр һәм педагог-хореографлар белән өйрәнделәр. Дәресләр татар телендә үткәрелде. «Сөйлә» проекты кысаларында балалар белән театр артистлары, нәфис сүз осталары, телетапшырулар алып баручылар шөгыльләнде. Балалар әдәби әсәрләрне профессиональ дәрәҗәдә укырга өйрәнделәр.
12 нче гыйнварда 18 нче номерлы гимназиядә балалар фестиваленең сайлап алу туры узды. Хисап концертында катнашучыларны профессиональ жюри сайлады, аның составына Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры актеры, Татарстанның атказанган артисты Фәнис Җиһаншин, ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле сәнгать җитәкчесе Айрат Хәмитов, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры балетмейстеры Сәлимә Әминова, ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле балет артисткасы Алсу Мәгъсүмҗанова, «Апуш» татар балалар театр студиясе җитәкчесе Алия Фәйзрахманова, шагыйрә Резеда Гобәева керде.
«Хәрәкәттә – бәрәкәт» һәм «Сөйлә» проектлары Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау һәм үстерү комиссиясе ярдәмендә Казан Мэриясе тарафыннан гамәлгә ашырыла. Аларда Казанның 40 мәктәбе һәм 20 балалар бакчасы, шулай ук 42 остаз катнашты, дип хәбәр иттеләр шәһәр Башкарма комитетының тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлегендә.