Татар мәгарифе порталы
Сез монда
1918 елның 15 гыйнварендә СССРның Халык комиссарлары Советы Эшче-Крестьяннар Кызыл Армиясен төзү турында декрет игълан итә. Әлеге декрет 20 январьда бөтен халыкка игълан ителә һәм шул көннән башлап Кызыл Армия сафларына кабул итү башлана. Кызыл Армия сафларына ул вакытта кәгазьдә генә кабул ителәләр. Чын хәрби армия әле булмый. Шул ук елның 23 февраль көнне Халык комиссарлары Советының «Социалистическое отечество в опасности» ("Социалистик ватан куркыныч астында") чакыруы басылып чыга. Әлеге чакыру һәркемне кулга корал алып революцияне саклап калырга чакыра.
Шул елларда Советлар Союзы күп кенә илләр белән Тынычлык турында килешү төзи алган, сугышлар туктатылган. Әлеге килешүләрнең күбесе белән тарих битләреннән танышып була.
Кызыл армия һәм флот көне исә 1922 елдан башлап бәйрәм ителә башлаган. Бүген әлеге бәйрәм Ватанны саклаучылар көне дип игълан ителә.
Ватанны саклау - бүгенге көндә һәркемнең бурычы. Балаларда иң беренче патриотик тәрбия, Ватанны саклау хисен укытучылар уята һәм ныгыта. Ватанны саклау өчен аермачык кулга корал да тотарга кирәкми. Моның өчен кеше гыйлемле булырга, тарих сабакларына төшенергә, киләчәкне акыл белән кора белергә тиеш. Димәк, әлеге бәйрәм өлешчә бөтен укытучыларның да бәйрәме.
Ватанын яраткан һәм аның киләчәге өчен көч сарыф иткән һәр кешене әлеге бәйрәм белән тәбрик итәбез. Туган ил, туган тел, туган өй сүзләре һәрвакытта да күңелләрдә иң изгеләрдән, иң кыйммәтлеләрдән булсын. Бары тик үз туган иле, үз туган теле, үз гаиләсе белән горур кешеләр генә башка илләрнең, башка телләрнең, башка гаиләләрнең кадерен белә ала. Үз туган илебезне, үз туган телебезне онытмыйк, кадерен белик, Ватаныбыз сагында булыйк!