Татар мәгарифе порталы
18 Декабрь, 2008 - 17:11
Россия Федерациясе Президенты Дмитрий Медведев Дәүләт Думасына “Россия Федерациясендә бала хокукларының төп гарантияләре турындагы” законга төзәтмәләр тәкъдим итте. Яңалык шунда – хәзер балигъ булмаганнар җәмәгать урыннарында билгеле бер вакыт аралыгында гына була алачак. Ягъни Россия үсмерләренә комендант сәгате кертеләчәк. Төзәтмәләрдә балалар әти-әниләре белән генә керергә тиеш урыннан исемелеге дә тәгаенләнгән. Бу – төрле уен салоннары, ресторан, кафе һәм барлар, клуб һәм кинотеатрлар һ.б.
Тәҗрибә рәвешендә Россиянең кайбер регионнарында инде күптәннән комендант сәгатьләре эшли. Россия Эчке эшләр министры Рәшит Нургалиев сүзләренә караганда, агымдагы елның соңгы 11 ае эчендә, әйтик, Липец өлкәсендә үсмер балалар тарафыннан яисә алар катнашында кылынган җинаятьләр саны 11,6 процентка, ә төнгеләре 4,5% процентка кимегән. Шул ук вакытта балигъ булмаганнарга карата эшләнгән хокукбозулар саны да бермә-бер кимегән (59,4 процентка).
Законны бозган очракта төрле затларга җәза бирелергә мөмкин. Административ җавапка күңел ачу оешмалары җитәкчелеген генә түгел, әти-әниләрне дә тарту нәтиҗәлерәк икән. Мисал өчен Краснодар краенда шул юл белән балигъ булмаганнар җинаятьчелеген киметәләр.
Ил башлыгы ассызыклавынча, балаларны саклау һәм үсмерләр җинаятьчелеген киметү эшен ничек оештырачагын регионнар үзләре хәл итәргә тиеш.
Чыганак: www.5ballov.ru