Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Күптән түгел В.И Ульянов–Ленин исемендәге Казан дәүләт университеты гомуми урта белем бирү уку йортларының 11нче сыйныф укучыларын һәм урта һөнәри белем бирү оешмалары студентларын ачык төбәк предмет олимпиадасының интернет турында катнашырга чакырган иде. Ярыш тәмам. Нәтиҗәләр билгеле.
Республикабыз укучыларыннан кала, биредә Россия регионнарыннан һәм БДБ илләреннән дә катнаша алдылар. Укучыларның җыйган балларына игътибар итсәң, татар теле һәм әдәбиятын чит регион, хәтта чил ил укучылары да яхшы белүе, кайбер очракларда татарстанлыларга караганда да яхшырак белүе куандыра.
Инглиз теленнән максималь балл - 42. Иң күп баллны исә биредә Казанның 2нче лицей-интернаты укучысы Эмил Шаһиәхмәтов жыя (36 балл). Биология фәненнән дә максималь балл жыючы юк, әмма 28 очконы берьюлы дүрт укучы ала: Гөлназ Габдрафикова (Саба, 1нче мәктәп), Зөһрә Нуриева (Түбән Кама, 27нче мәктәп), Гөлия Хөснетдинова (Россия Федерациясе регионнары, 2нче лицей), Нина Романова (Түбән Кама, 15нче мәктәп). Россия Тарихыннан максималь 60 баллга тутырырга Таһир Салиховка 6 очка җитми (Бөгелмә, 2нче лицей). Аның каравы, иң авыр саналган дисциплина – математикадан таләп ителгән 20 баллны берничә укучы ала: Руслан Гөмәров (Казан, 19нчы гимназия), Дмитрий Крестников (Чистай районы, 1нче лицей), Татьяна Ефимова (Чистай районы, 1нче лицей). Җәмгыять белеменнән Алисә Гәрәева (Яр Чаллы, 57нче гимназия) һәм Бөгелмәнең 2нче лицее укучысы Ирина Мягчилованың эше 52 баллга бәяләнә. Рус телен 55 баллга шулай ук Ирина Мягчилова (Бөгелмә, 2нче лицей) һәм Лина Зиннәтуллина (Казан, 7нче гимназия) җавап бирә. Шулай ук татар әдәбиятыннан булган нәтиҗәләр куандыра, биредә иң зур балларны (56) Россия регионыннан Лилия Акова җыя (Березниковская гомуми урта мәктәбе укучысы). Яр Чаллы шәһәренең 22нче мәктәп укучысы Альбина Мөхәммәдьярова татар теленнән иң югары бәя ала – 54 балл. Соңгы фән – физика. Биредә Яр Чаллы кызы Эльмира Исламова (57нче гимназия) 17 балл җыя. Тулырак мәгълүмат http://www.ksu.ru/abitur/olimp/ сылтамасында.
Олимпиада җиңүчеләре Казан дәүләт университетына укырга кергәндә ташламаларга ия була.