Татар мәгарифе порталы
Казанда Республикакүләм «Ел укытучысы-2023» бәйгесенә йомгак ясалды. «Әкият» курчак театрында узган тантанада «Иң яхшы татар теле укытучысы» бәйгесендә җиңгән укытучыларны да бүләкләделәр. Җиңүчеләрне Бөтенроссия татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров сәламләде.
«Татар дөньясы өчен Татарстан – үзәк, Казан – мәркәз. Читтә яшәүче милләттәшләребез карашлары Татарстанга, Казанга төбәлгән. Бәйгедә төбәкләрдән килгән татарларның катнашуы – зур дәрәҗә. Алар үзләрен татар телен укыту белән генә чикләнмиләр, алар – милләт баласын үстерүчеләр», – диде Данис Шакиров.
Төбәкләр арасында беренче урынны Төмән шәһәренең 52 нче урта мәктәбе укытучысы Халидә Кирамова һәм Казан шәһәре Яңа Савин районының татар телендә белем бирүче 13 гимназиясе укытучысы Алинә Шәгәрәева яулады.
Икенче урында – Саратов шәһәре милли (татар) гимназиясе укытучысы Роза Ибраһимова, Бөгелмә шәһәре 2 нче лицее укытучысы Гөлназ Хәйбуллина.
Өченче урынга Киров өлкәсе Иске Пенәгәр урта мәктәбе укытучысы Раилә Батыркаева, Кукмара шәһәре Булатов исемендәге күппрофильле лицее укытучысы Руслан Гайнанов лаек булды.
«Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» Бөтенроссия бәйгесенең лауреатлары - Морзаева Ләйсән Имаметдин кызы (Башкортстан Республикасы Исмаил авылы урта мәктәбе), Мәгъфурова Рәмзия Нурулла кызы (Мамадыш шәһәренең 4 нче урта мәктәбе), Латыпова Венера Рәшит кызы (Омск өлкәсе Үләнкул урта мәктәбе), Галиева Айгөл Рашат кызы (Азнакай шәһәренең 8 нче урта мәктәбе).