Татар мәгарифе порталы
Сез монда
2008-2010 елларда “Мәгариф системасында тәрбияләүне үстерү” аналитик ведомство максатчан программасын тормышка ашыру кысаларында, агымдагы елның 1нче мае - 30нчы ноябрендә IV Барлык төр мәгариф оешмаларының тәрбияләү системасы россиякүләм конкурсының республика этабы узды.
Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат үзәге хәбәрләренә караганда, Әгерҗе, Азнакай, Әлмәт, Апас, Арча, Бөгелмә, Алабуга, Зәй, Зеленодольск, Кама Тамагы, Лаеш, Лениногорск, Мамадыш, Минзәлә, Мөслим, Түбән Кама, Норлат, Чирмешән, Чистай муниципаль районнары, Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләре мәгариф ситемасындә тәрбияләүне үстреү өчен фәнни-методик тәэмин ителешне яңарту, тәрбияләү эшчәнлегенең заман формаларын һәм методларын кертү өстендә максатчан эшли.
“Мәктәпкәчә мәгариф оешмалары” номинациясе:
1нче урын – Казан шәһәренең Совет районы 46нчы балалар бакчасы (авторлар коллективы: Н.К. Хвисючик, М.С. Златоустова, Ф.Ш. Давытова, Л.Г. Кислицына, В.Н. Новикова, С.В. Тимохина);
2нче урын – Лениногорск шәһәренең 32нче балалар бакчасы (авторлар коллективы: Т.Н. Тимакова, И.М.Сәлахова, С.В. Киселева, Г.М. Галимова, Л.М. Ахметова, Г.И. Майорова, И.П. Павлова);
3нче урын – Казан шәһәре Идел буе районының 42нче балалар бакчасы (авторлары: Л.А. Царькова, Э.И.Мингатина).
“Гомуми белем бирү оешмалары” номинациясе:
1нче урын – Әлмәт шәһәре 2нче урта гомуми белем бирү мәктәбе (авторы Г.Н. Панкова);
2нче урын – Түбән Каманың аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтүче 15нче урта гомуми белем бирү мәктәбе (авторы Е.А. Пузанкова);
3нче урын – Лаеш шәһәре, 1нче гимназия (авторы Л.А. Никонорова).
“Махсус (коррекцион)мәгариф оешмалары” номинациясе:
1нче урын – Түбән Кама шәһәре, 18нче махсус (коррекцион) гомуми белем бирү мәктәбе (авторы И.М.Бальцер);
2нче урын – “Мамадышның VIII төр махсус (коррекцион) гомуми белем бирү мәктәп-интернаты” (авторлар коллективы: М.М. Вәлиев, Д.Р. Фәхретдинова, В.И. Низамиева);
3нче урын – “Норлатның VIII төр махсус (коррекцион) гомуми белем бирү мәктәп-интернаты” (авторлар коллективы: Н.Т. Шәрапова, О.В. Борнашевская).
“Ятим һәм әти-әнисе тәрбиясеннән мәхрүм балалар өчен мәгариф оешмалары, ачык һәм ябык типтагы махсус укыту-тәрбия оешмалары” номинациясе:
1нче урын – Яр Чаллы шәһәренең “Мәрхәмәт” исемле 74нче балалар йорты (авторлары Г.А. Сатаева, Н.Г.Фәтхуллина, Н.А. Пантелеева);
2нче урын – “Лениногрски балалар йорты” (авторлар коллективы: Р.Г. Мортазина, О.А. Стряпунина, Т.В.Малафеева, Т.В. Степанова, Г.И. Красильникова);
2нче урын – “Түбән Кама балалар йорты” (авторлар коллективы: Ю.В. Кривенцова, И.В. Добычкина, Н.А.Балыкова, Р.Р. Хәйруллин);
3нче урын – Казан шәһәре Совет районының “Ятим һәм караучысыз калган балалар өчен 11нче махсус (коррекцион) мәктәп-интернат” (авторы С.З. Полякова).
“Өстәмә белем бирү мәгариф оешмалары” номинациясе:
1нче урын – Яр Чаллы, “1нче Балалар һәм яшьләрнең шәһәр иҗат сарае” (авторлар коллективы: Ф.Р.Солтанова, Г.Н. Кокорева, А.В. Лаптев);
2нче урын – Казанның Авиатөзелеш районы “Мәктәптән тыш эш үзәге” (авторы Е.Д. Ксенофонтова).
Фикерләр
Халима
15 Апрель, 2011 - 20:25
Permalink
Лениногорск шәһәреннән дә
Лениногорск шәһәреннән дә җиңүче балалар бакчасы бар икән, мин бик шат!