Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Балалар, үсмерләр һәм студент яшьләр өчен "Цифровой ветер - 2009" исемле Халыкара компьютер эшләр конкурсына теркәлү башланды. Турнирда 7 яшьлек укучылардан алып 21 яшьлек студентларга кадәр катнаша ала.
Бәйгенең максаты: яңа буында мәгълүмати һәм компьютер технологияләре өлкәсенә карата иҗади кызыксыну уяту, катнашучы яшьләрдә интернет-технологияләр һәм компьютер графикасы белән эшләү күнекмәләрен булдыру, аларны интернет-кушымталар һәм компьютер мультипликациясен ясауда кулланыла торган заман программа ресурслары белән таныштыру.
Бәйгене Саратов дәүләт техник университеты оештыра. Ярыш агымдагы елның 1нче декабрендә старт алды. Ул киләсе елның 28нче апреленә кадәр дәвам итәчәк. Ләкин эшләрне 10нчы декабрь белән киләсе елның 15 марты аралыгында жибәреп өлгерү сорала. Аннан соң эксперт совет эше башланачак, бәйгегә нәтиҗәләр чыгарылачак.
Конкурсның региональ этаплары 28нче февральгә кадәр дәвам итә.
Тәкъдим ителгән эшләр өч номинация буенча бәяләнәчәк. Шулай ук яшь буенча да төркемнәр каралган (12 яшькәчә, 13-17 яшь, 18-21 яшь):
1. Интернет-кушымталар
2. Мультимедиа-технологияләр
3. Компьютер уеннар
Бәйгедә катнашу өчен 2009 елның 15 мартыннан да соңга калмыйча www.digitalwind.ru сылтамасы буенча теркәлү узарга кирәк.
Чарада махсус бүләкләр дә булдырылган. Алар иң яшь катнашучыга, иң оригиналь идея тәкъдим итүчегә, иң актуаль темага, дизайны иң шәп булган интернет-кушымта авторына һ.б. биреләчәк. Бәйге турында тулырак мәгълүмат (эшләргә таләпләр, адреслар, өстәмә номинацияләр) беркетелгән файлда.
Чыганак: www.digitalwind.ru/
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Nigezleme.doc | 50 KB |