Татар мәгарифе порталы
Мәскәү физика-техника институтының Радиотехника һәм Кибернетика факультеты мәктәп укучыларын читтән торып уза торган Тикшеренү Олимпиадасына чакыра. Олимпиада физика һәм математика фәннәреннән булачак. Ләкин тәкъдим ителәчәк эшләр алай җиңел чишелә торганнар рәтеннән түгел. Бу өлкәдә булган база белемнәрдән кала, тикшеренү сәләте дә булырга тиеш.
Радиотехника һәм Кибернетика факультеты уздырган олимпиадалар һәрберсе нинди дә булса темага багышлана. Быелгы ярышның темасы – радиотехника. Биремнәр чишкәндә радиоэлектроника кебек мавыктыргыч дөньяга беренче адымнар ясарсыз.
Әгәр дә теге яки бу мәсьәләне чишә алмыйсыз икән, кәефегезне төшермәгез. Биремне нинди юллар белән чишем карадыгыз, нинди авырлыклар белән очраштыгыз – барысын да язып җибәрә аласыз.
Җавапларны дәфтәр белән гади хат яисә бандероль рәвешендә җибәрергә кирәк. Адресы: 141700, Московская обл.,др г.Долгопрудный,
Институтский пер., д.9, МФТИ,
Деканат ФРТК, Олимпиада ФРТК
Титуль биттә укучының фамилиясе, исеме, әтисенең исеме, индексы белән адресы, уку йорты, сыйныфы, e-mail, телефон номеры күрсәтелергә тиеш. Хатка үз адресыгыз белән А5 форматлы конверт һәм маркалар салырга да онытмагыз.
Җавапларны җибәрүнең соңгы срогы – 2009 елның 20нче январе. Вакытында җибәреп өлгермисез икән, olymp@frtk.ru сылтамасы буенча хәбәр итеп куярга кирәк. Олимпиаданың электрон варианты беркетелгән файлларда.
Чыганак: frtk.ru
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Biremner.pdf | 342.09 KB |