Татар мәгарифе порталы
Агымдагы елның 15нче декабреннән география буенча ДООГ-2009 (2008/09 уку елы) исемле дистанцион укыту олимпиадасына теркәү башланды. Ул 2009 елның 18нче январенә кадәр дәвам итәчәк. Әлеге проект Мәскәү ачык белем бирү институтының география методик лабораториясе (http://geo.metodist.ru) һәм География укытучыларының виртуаль методик оешмасы (http://www.geoclass.ru) ярдәмендә уза. Олимпиадада катнашу бушлай.
Чираттагы олимпиаданың тематикасы – “Дөньяның сәяси картасы” (“Политическая карта мира”).
Олимпиадада катнашырга 6-11нче сыйныф укучыларыннан торган командалар чакырыла. Бер командада икедән дә ким катнашучы булмаска тиеш. Командага төрле сыйныф укучылары керергә мөмкин. География белән кызыксынасың икән, тәвәкәллә! Укучыларның җитәкче координаторы да булырга тиеш. Ул география укытучысы яисә Интернет белән эшли алган әти-әни булырга да мөмкин.
Теркәлү өчен сылтама: http://app.formassembly.com/forms/view/4966 .
Нинди дә булса сораулар туа икән, оештыручыларга хат юлларга була: vmoug@mail.ru , шундый ук максат белән олимпиаданың форумына да мөрәҗәгать итә аласыз: (http://geo.metodist.ru).
Олимпиада турында тулырак мәгълүмат һәм аның узу тәртибе беркетелгән файлларда бирелә.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Nigezleme.doc | 29 KB |
Kalendar.doc | 26.5 KB |