Татар мәгарифе порталы
2009 елның гыйнвар-февраль айларында, Казан университетлары студентлары арасында Ш. Мөдәррис исемендәге әдәби тәрҗемә конкурсы уздырылачак. Казан дәүләт университетының матбугат хезмәте мәгълүматларына караганда, конкурс кысаларында ике секция эше планлаштырыла: беренчесе – татар теленнән русчага, икенчесе – татар теленнән инглиз теленә тәрҗемә итүне күздә тота.
Беренче турда конкурсантлар татар классик язучысы һәм танылган заман язучысының әдәби әсәреннән бер өзекнең инглиз яки рус теленә тәрҗемәсен тәкъдим итәргә тиеш. Тәрҗемәнең күләмен 310-320 сүз тәшкил итүе шарт. Эшләрне 25 гыйнвардан да соңга калмый тапшырырга кирәк.
Икенче турда аеруча уңышлы 10-12 тәрҗемә эше авторы көч сынашачак. Алар 8-10 минут дәвамында тәрҗемәи хезмәтләрен тәкъдир итәргә, башлангыч текстны һәм тәрҗемәи текстны сәнгатьле итеп сөйләргә, әсәр авторы иҗаты турында доклад белән чыгыш ясарга тиеш була. Басым язучының тел үзенчәлекләренә ясалырга тиеш. Финалистларга популяр татар язучыларының берсенең киң танылган әсәреннән өзек тәкъдим ителәчәк һәм алар алдына өзекне тәрҗемә кылып, әсәрнең исемен һәм авторын тану бурычы куелачак.
Җиңүчеләргә I, II һәм III дәрәҗәле дипломнар, кыйммәтле бүләкләр, акчалата премияләр тапшырылачак. Моннан тыш, инглиз телен, татар теле һәм әдәбиятын иң яхшы белүчене ачыклау максаты белән, өстәмә әңгәмә дә корылачак. Әңгәмә барышында иң оста дип табылган студент Халыкара Төрки Ауразия Фонды сертификаты белән бүләкләнәчәк. Аңа АКШ ның Калифорния Штаты мәгариф учреждениеләренең берсендә өч айлык стажировка үтү мөмкинлеге бирелә.
Конкурста катнашу өчен гаризалар 25 гыйнвардан да соңга калмыйча КДУның филология факультетында кабул ителә.
Чыганак: "Татар-информ"