Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Кичә, 29 декабрь көнне, Чувашиянең Батыр районы Шыгырдан авылында өр-яңа мәктәп ачылды. Аны “Булат” төзелеш компаниясе, җитәкчесе Ринат Әбделвәлиев, сигез ай эчендә төзеп бетереп, куллануга тапшырды.
Шыгырдан авылы хәзер Россиядәге иң зур татар авылы булып кына түгел, ә иң заманча, укучылар һәм укытучылар өчен бөтен шартлар да тудырылган мәктәбе булган авыл буларак санала. Мәктәпнең тантаналы ачылышына Чувашия Республикасы Президенты Николай Васильевич Федоров та килгән иде. Тантанада ЧР мәгариф һәм яшьләр сәясәте министры Галина Чернова, ТР мәгариф министрының беренче урынбасары Данил Мостафин, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары Рамис Сафин, якташлары, шулай ук БТК БК рәисенең урынбасары Дамир Гыйсметдинов, Батыр районы хакимияте башлыгы Николай Глухов, Чувашиянең татар милли мәдәни автономиясе рәисе Фәрит Гыйбатдинов, Ульян татар милли мәдәни автономиясе рәисе Фәрит Әюпов, район җитәкчеләре, авыл халкы, якташлары һәм әлбәттә инде укытучылар, укучылар катнашты.
Бәйрәмдә катнашкан республика башлыгы барысын да котлап, мәктәп ачылу уңаеннан стоматология кабинетына җиһазлар тапшыру турында мәктәп директоры Сания Калайбашевага таныклык тапшырды. ТР мәгариф министрының беренче урынбасары Данил Мостафин мәктәпкә компьютер техникасы, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары Рамис Сафин оргтехника һәм мәктәп директоры Сания Калайбашевага, “Булат” төзелеш компаниясе җитәкчесе Ринат Әбделвәлиевка БТК БКның “Рәхмәт хаты”н тапшырды. Балалар китапханәсе китапханәчесе Фрадия Таҗетдиновага “Чувшиянең атказанган мәдәният хезмәткәре” дигән мактаулы исем тапшырылды.
Кызыл лентаны кисеп бинаның эченә үткән кунаклар биредәге укыту класслары, мастерская, спорт залы, китапханә белән таныштылар. Килгән кунакларга, ЧР Президенты Н.В. Федоровка рәхмәт сүзен Батыр районы хакимияте башлыгы Николай Глухов, Шыгырдан авылы башлыгы Рәшит Купкенов, Чувашия мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов җиткерде. 400 балага исәпләнеп төзелгән мәктәп авыл халкы өчен яңа ел алдыннан зур бүләк булды.
Чыганак: "Татар-информ"