Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Бүген «Тел, җәмгыять һәм мәгълүмати технологияләр» III Россиякүләм фәнни-гамәли конференциясенә гаризалар кабул итүне соңгы көне.
Конференция Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы ярдәмендә «Белем.ру» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, Белем Академиясе, «Татнетны үстерү фонды» коммерцияле булмаган оешмасы, Казан шәһәренең 16 нчы татар-инглиз гимназиясе тарафыннан үткәрелә.
Конференциягә тел белгечләре, җәмәгать эшлеклеләре, фәнни-педагогик хезмәткәрләр, укытучылар, аспирантлар, студентлар, муниципаль һәм иҗтимагый оешма вәкилләре чакырыла. Конференциянең эш телләре – рус һәм татар телләре.
Конференция программасы түбәндәге фәнни юнәлешләрне үз эченә ала:
- Заманча мәгълүмати дөньяда телләрнең үзара тәэсир итешүе;
- Хәзерге җәмгыятьтә телләр һәм мәдәниятләр диалогы;
- Интернет челтәрендә тел һәм сөйләм;
- Мәгълүмати медиакиңлектә массакүләм аралашу;
- Тел һәм әдәбиятны өйрәнүдә һәм укытуда инновацион технологияләр;
- Мәгълүмати һәм лингвистик иминлек проблемалары;
- Мәгълүмати җәмгыятьтә медиакультура һәм әдәбият;
- Шәхес һәм җәмгыятьнең виртуаль үзара хезмәттәшлегенең психологик аспектлары;
- Заманча тәрҗемә итү проблемасы.
- Хәзерге җәмгыятьтә гаилә институты (Россия Федерациясендә Гаилә елы уңаеннан).
Конференция ике этапта уздырыла:
- I этап: 2024 елның 15 гыйнварыннан 5 февраленә кадәр – заявкалар һәм тезислар кабул итү.
- II этап: 16-17 февраль 2024 ел - конференция.
Конференциягә материаллар җыентыгын чыгару планлаштырылган.
Конференциядә катнашу өчен https://forms.yandex.ru/cloud/659e82742530c2591def5685/ сылтамасы буенча анкетаны тутырырга, тезисны беркетергә һәм түләү квитанциясен беркетергә кирәк. Конференциядә онлайн катнашу мөмкинлеге дә бар.
Тулырак мәгълүмат алу өчен Нигезләмә белән танышыгыз (рус һәм татар телләрендә).
Элемтә: 8(843)215-20-20; +7 960-045-63-53, e-mail: academy.belem@yandex.ru.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
НИГЕЗЛӘМӘ / ПОЛОЖЕНИЕ («Тел, җәмгыять һәм мәгълүмати технологияләр» / «Язык, общество и информационные технологии») | 705.25 KB |