Татар мәгарифе порталы
Олимпиадада Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре белем бирү оешмаларының 8 - 11 сыйныф укучылары (татар теле һәм әдәбияты буенча республика олимпиадаларының йомгаклау этабында җиңүчеләр һәм призерлар) 225 кеше, чит ил укучылары һәм студентлары (КФУ порталында татар теле буенча Интернет-тест нәтиҗәләре буенча һәм дистанцион әңгәмә) 5 илдән 8 кеше (Әзербәйҗан, Казахстан, Үзбәкстан, Кыргызстан, Төркия), Россия Федерациясе субъектларының 27 белем бирү оешмаларының һәм якшәмбе мәктәпләренең 8 - 11 сыйныф укучылары (агымдагы уку елында татар теле һәм әдәбияты буенча төбәкара олимпиадада җиңүчеләр һәм призерлар) 165 кеше (Башкортостан , Марий Эл, Мордовия, Удмуртия, Чувашия Республикалары, Мәскәү шәһәре, Әстерхан, Киров, Курган , Түбән Новгород, Омск, Пенза өлкәләре, Пермь крае, Самара, Саратов, Свердловск, Төмән өлкәләре, Ульяновск өлкәсе, Ставрополь крае, Новосибирск крае, Иркутск , Томск өлкәләре) катнаша. Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе субъектлары студентлары (КФУ порталында татар теле буенча Интернет-тест нәтиҗәләре һәм дистанцион әңгәмә нәтиҗәләре буенча) - 34 кеше.
Анда катнашучылар өчен Казан шәһәренең истәлекле урыннарын, Милли музейны, Габдулла Тукай музеен, Шәриф Камал музеен карау каралган. Әйдәп баручы татар театрлары: Галиәсгар Камал , Кәрим Тинчурин исемендәге театрлар спектакльләрен карау, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге вәкилләре белән очрашулар каралган.
Олимпиадада катнашучыларны озатып йөрүче татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен Казан шәһәренең мәгариф оешмаларында мастер-класслар планлаштырылган.