Татар мәгарифе порталы
Башлангыч сыйныф укытучылары өчен “Икенче буын Федераль дәүләт мәгариф стандартларын апробацияләү шартларында белем бирү эчтәлеген яңарту һәм нәтиҗәле педагогик технологияләр (мәгълүмати технологияләр) кертү” мәсъәләләре буенча курслар узачак. Аны Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү Институтының башлангыч белем кафедрасы оештыра. Укулар 26нчы гыйнвардан 6нчы февральгә кадәр дәвам итәчәк.
Программада:
• Икенче буын Федераль дәүләт мәгариф стандартларын апробацияләү шартларында башлангыч белемнең үсү перспективалары.
• Башлангыч мәктәп дәресләрендә мәгълүмати белемлелекне формалаштыру.
• Мәгълүмати коммуникацион технологияләр куллану, гомумкулланыштагы җиһазлар, мультимедия чыганаклары белән эшләү күнекмәләре алу. Компьютерда эшләү.
Башлангыч сыйныф укытучылары үзләре белән дәрес үткәрү конспектларын, эш тәҗрибәсеннән материаллар да (басма һәм электрон формада) онытмаска тиеш. Группада 25 кеше җыелган очракта, бер кешегә курс бәясе 2300 сум. Уку, тору һәм командировка өчен чыгымнарны укытучыны юллаучы оешма түли.
Укырга җибәреләчәк укытучылар санын түбәндәге телефоннар буенча хәбәр итәргә кирәк: (843) 236-68-11 (башлангыч белем кафедрасы), тел/факс аша юлларга да була: (843) 236-65-82(укыту бүлеге). Исемлек 26нчы гыйнварга кадәр җиткерелергә тиеш.
Үткәрү урыны: Казан, Оренбург тракты ур., 4нчы “а” йорт, (тулай торак һәм Татарстан Республикасының Мәгарифне үстерү Институты укыту корпусы), тел.(843)277-80-98.
Курс җитәкчесе: Хәмитова Гөлназ Рәшит кызы, тел.236-68-11, е-mail: gulnaz.r@mail.ru