Татар мәгарифе порталы
Сез монда
13нче гыйнвар көнне “Байтик” компьютер лагерында «Икътисад һәм менеджментны модельләштерү” компьютер икътисади программасы буенча Республикакүләм конкурс узды. Әлеге чараны оештыруда Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министрлыгы һәм “Яшьләр казанышлары” исемле Казан үзәге катнашкан.
Бәйгедә Казан һәм республика районнары мәктәпләреннән укучылар командалары үз көчләрен сынап караган. Шулай ук конкурстан тыш, кунак буларак, Бөек Новгород шәһәреннән дә команда чыгыш ясаган.
Мәктәп укучыларының икътисади белем һәм яңа технологияләргә кызыксынуларын арттыру, аларның икътисади курсларны ни дәрәҗәдә үзләштерүен ачыклау; заман мәгълүмати технологияләре ярдәмендә икътисад һәм эшкуарлык нигезләрен өйрәнүче республика мәктәп укучыларының бер-берсе белән тәҗрибә уртаклашуы, аралашып торуы; укучыларга телекоммуникацион мохиттә эшләү күнкекмәләрен алырга булышу - ярышның максатлары.
Конкурс ике этапта узган. Ярымфиналда командалар иң югары нәтиҗә өчен көрәшкән. Нәтиҗәдә, финалга сигез команда чыга.
Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы биргән мәгълүматларга караганда, җиңүчеләр итеп түбәндәге мәктәп командалары билгеләнә:
1нче урын – Казан шәһәре 83нче лицей командасы (Ирина Спирина, Алсу Шакирова, 10э сыйныф, җитәкчеләре: Хамзә Габдрахман улы Кильдеев).
2нче урын – Казан, 6нчы гимназия командасы (Рушан Шәрәфетдинов 8А сыйныф, Фәрхат Даутов 8А сыйныф, җитәкчеләре: Людмила Георгиевна Зелепукина).
3нче урын – Түбән Кама шәһәре, “Балалар биология-экология үзәге” командасы (Елена Сороколетова һәм Әлфия Шәфикова, җитәкчеләре: Рәзилә Фәрит кызы Бергутова).
Беренче урын яулаган команда быел on_line режимда Интернет челтәрендә узачак Россиякүләм һәм Халыкара олимпиадада Татарстан данын яклап катнашачак.