Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Санкт-Петербург шәһәренең 64нче мәктәбендә “Укучының электрон көндәлеге” системасын тәкъдир итү булган.
Махсус мәгариф оешмалары өчен булдырылган әлеге мәгълүмати системаны сәнәгать интеграцион платформа базасында «КОРУС Консалтинг» компаниясенең ECOD департаменты белгечләре уйлап таба. Әлеге программа ничек эшли? Моның өчен мәгариф оешмасы http://korusconsulting.ru/industry/public-sector/e-school-dairy/ сервисына тоташырга тиеш.
Электрон көндәлек узган елның 8нче декабреннән тутырыла башлаган. Системага параллельләр белән бергә 12 сыйныф керә икән.
Электрон көндәлек ярдәмендә мәктәп һәм әти-әниләрне берләштерүче бердәм мәгълүмати киңлек булдырырга планлаштырыла. Төп максат шуннан гыйбарәт.
Яңалык белән аеруча әти-әниләр канәгать. Ник дигәндә, баланың мәктәптәге өлгерешлеге, уңышлары турында оператив һәм төгәл мәгълүмат алу, кызыксындырган сораулар, борчыган мәсьәләләр буенча online режимда укытучылар белән аралашу мөмкинлеге беркайчан да вакыты булмаган әти-әниләргә зур бүләк.
Бу программа нигезендә дәресләр тәртибен төзергә; укыту планы үтәлешен тикшереп торырга; балаларның дәресләргә йөрү-йөрмәвен, аерым фәннәрдән өлгерешлеген күзәтеп барырга; һәр укучы, сыйныф, параллель һәм гомумән әлеге уку йорты турында статистик хисап ясарга мөмкин.
Электрон көндәлек мәгариф оешмалары һәм аларны контрольдә тотучы органнар арасындагы мәгълүмат агымын автомат рәвешенә җиткерә. Укытучыларның да эше җиңеләя, чөнки озын-озак административ эш юкка чыгарыла. Мәгариф процессына күбрәк вакыт кала.
Чыганак: www.ict.edu.ru