Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Республика прокуратурасы Балтач районының 421нче Бердәм дәүләт имтиханын тапшыру пункты җитәкчесе һәм аның ярдәмчесенә карата судка җинаять эшләрен юллаган иде, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Прокуратурасының рәсми сайты. Сүз 36 яшьлек Рифат Әүхәдиев һәм 25 яшьлек Нияз Хәлиуллин турында бара.
Суд әлеге эшләрне карап чыгып, үз карарын игълан иткән.
Тикшерү органнары уйлавынча, БДИ пункты җитәкчесе рөхсәте белән ата-аналар имтихан башлануга берничә сәгать кала мәктәп янына укытучылар һәм студентлар алып килгән. Җитәкче аларны яшерен рәвештә мәктәп подвалына озатып барган, аннан соң ишеккә мөһер сугылган кәгазь ябыштырылган. Алга таба имтихан барышында пункт җитәкчесе һәм аның ярдәмчесе ярык аша укытучылардан укытучыларга “хат” ташыган. Мондый ярдәм 3 меңнән 5 меңгә кадәр бәяләнгән. Бу вакыйга белән күпләрегез таныш, шуңа күрә алга таба сөйләп торуны кирәк тапмыйм. Сүз суд карары турында барачак.
Тикшерү барышында ришвәт алуның 19 очрагы ачыкланган. Шуларның унысы ришвәт алуга дәгъва кебек билгеләнгән. Чөнки җитәкчеләр акча алып өлгерми, аларга Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Икътисади җинаятьләр белән көрәшү идарәсе комачаулый.
Нәтиҗәдә, Әүхәдиев Россия Федерациясе Җинаять Кодексының 290нчы маддәсе (2нче өлеше – ришвәт алу) һәм 30нчы маддәнең 3нче өлеше (ришвәт алуга дәгъва кылу) буенча гаепләнә. Ул ата-аналардан алынган сумма күләме 28 мең сум тәшкил иткән.
БДИ пункты җитәкчесе ярдәмчесе исә Россия Федерациясе Җинаять Кодексының 290нчы маддәсе (2нче өлеше – ришвәт алу) буенча гаепләнгән. Аның тарафыннан 10 мең сум алынган була. Әлеге сумманы гаепләнүченең дусты бирә. Соңгысы малаеның «Җәмгыять белеме», «Россия тарихы», «Рус теле» фәннәреннән БДИны уңышлы тапшыруын тели. Әлеге очракта, мәктәп укучысы имтихан биремнәрен цифрлы фотоаппаратка төшереп, флеш-картаны тәрәзә аша әтисенә биреп барган. Чишелгән биремнәрне БДИ пункты җитәкчесе ярдәмчесе кире үзе алып кереп биргән.
Җитәкче дә, аның ярдәмчесе дә үз гаебен танып, судка эшнең аерым тәртиптә каралуын сорап мөрәҗәгать иткәннәр.
Шушы көннәрдә Балтач район суды Хәлиуллинны гаепле дип таный. Ул 3 ел 6 айга шартлы рәвештә һәм 2,5 елга сынау срогына хөкем ителә. Өстәмә җәза – БДИга әзерлек һәм аны үткәрү эшендә катнаша алмау.
Әүхәдиевка карата җинаять эше бүген каралырга тиеш.