Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Бүген Казан Вахитов районының 18нче мәктәбендә Ленинградны камалыштан азат итүчеләр белән очрашу булды.
Бу чара Ленинградны камалыштан азат итүгә 65 ел тулуга багышланган. Бүген мәктәптә үткән очрашуга Николай Ливанов, Галимхан Нуретдинов, Сергей Баженов һәм Всеволод Вишневский килгән.
Николай Ливанов – старшина, бүлек командиры, 1939 елдан бирле армия элемтәчесе. 1941 елның июнендә Ленинград хәрби округының аерым элемтә бүлегенә квалификация күтәрү һәм яңа техника өйрәнү өчен җибәрелгән. Ул ачлыкны, Ленинград блокадасының бөтен кыенлыгын башыннан кичергән кеше. Сугыш елларыннан соң – Туполев исемендәге КДТУның электрон һәм исәпләү машиналары кафедрасы мөдире, профессор. Бөек Ватан сугышында катнашкан өчен “Ленинград оборонасы өчен” медале, II дәрәҗә “Бөек Ватан сугышы” ордены белән бүләкләнгән.
Галимхан Нуретдинов 1941–1945 елларда фронтта булган. Ленинград фронтында өлкән лейтенант, батальон штабы җитәкчесе булган. Медальләр белән бүләкләнгән. Соңыннан "Фотокомбинат" заводында эшләгән.
Сергей Баженов – сержант, бүлек командиры, фин сугышында катнашкан. 1941 елда Ленинград ополчениесенә киткән. 71 нче аерым артиллерия полкында Ленинград блокадасын өзгән, Псков, Карелия муенын азат иткән. Төньяк гаскәрләр төркемендә хезмәт иткән, аннары "Татэнерготрест" идарәсендә хезмәт куйган.
Всеволод Вишневский – гвардия лейтенанты. 1941–1945 елларда сугышта булган, аерым элемтә батальонына җибәрелгән. 1942 елдан башлап, истребитель авиация дивизиясе составында хезмәт иткән. Мәскәү оборонасы, Ленинград блокадасын өзүдә, Орел-Курс дугасында, Белоруссия, Польша Германия сугышларында, Праганы азат итүдә катнашкан. Төзелеш оешмаларында эшләгән һәм вузда укыткан. Татарстан Республикасының атказанган төзүчесе.
Казанның Вахитов районында Ленинград өчен сугышта катнашкан 23 кеше, Ленинградны камалыштан азат иткән 29 ир-ат яши, дип хәбәр итә район хакимиятенең матбугат хезмәте.
Ленинградны камалыштан азат итү 900 көнгә якын – 1941 елның 8 сентябреннән 1944 елның 27 гыйнварына кадәр дәвам иткән. Бу вакытта шәһәргә 107 мең авиабомба ташланган, 150 меңгә якын снаряд атылган. Төрле мәгълүматлар буенча блокада вакытында 400 меңнән 1 миллионга кадәр кеше үлгән.
Чыганак: «Татар-информ».