Бердәм республика тесты биремнәре
1 нче бүлек
Текстны укыгыз һәм 1 – 20 биремнәрне үтәгез.
(1) Ана хәзер авырып ята, авыр-авыр сулый, Госман аның кровате янында утыра, балалар өчен генә дип яшәгән, алар өчен төннәр буе кер юган, дөньяның бөтен авырлыгын күтәргән ... карчык анага карап тора. (2) Аның башыннан әнисенең авыруы белән бәйләнешле уйлар китми: "Мин аны шатландырырлык нәрсә эшли алдым? (3) Театрга да, циркка да, хәтта зоопаркка да алып барганым юк. (4) Ул моңа да, кечкенә генә игътибарга да шундый шатланган булыр иде." (5) Ул, тынычсыз уйлардан арынырга, аларны бер читкә куарга теләп: "Эш аркасында өлгерә алмадым," – ди. (6) Ләкин бу сәбәпләр аның үзен дә канәгатьләндермиләр. (7) Дөрес, аның соңгы еллары тоташ эш белән үтте. (8) Ул күп вакыт төн урталарында кайта, әнисе белән сөйләшеп тә утыра алмый. (9) Менә ул хәзер дә эшкә ашыга, бәлки, аны инде анда көтә дә торганнардыр.
...
1 – 20 нче биремнәрне укылган текст нигезендә башкарыгыз. Җавапларны сүз (сүзтезмә) яки саннар белән языгыз.
1. Кайсы мәгълүмат түбәндәге сорауга җавап була ала?
Госманны нинди уйлар борчый?
1) Менә ул хәзер дә эшкә ашыга, бәлки, аны инде анда көтә дә торганнардыр.
2) Ләкин ничек соң ул үз әнисе, бигрәк тә аны тәрбияләп үстергән, кеше иткән әнисе турында уйларга онытты?
3) Хәзер ничек итеп ана янына кайтып керергә, аңа нинди йөз белән күренергә кирәк.
4) Бәлки, әле ул хәзер дә үпкәләмәс
Җавап: ______________________________________________
...
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
БРТ биремнәре (татар төркемнәрендә БРТ га әзерләнү өчен материал) | 57 KB |
Фикерләр
89274118408
4 гыйнвар, 2017 - 15:57
Permalink
Фикер
Әлеге материал 22 нче код буенча булса да. татар мәктәпләре өчен дә кулланырга ярый. БРТ га әзерләнер өчен менә дигән материал. Рәхмәт Сезгә.
Алия Садриева
8 гыйнвар, 2017 - 21:16
Permalink
Имтиханга әзерләнер өчен кулланырга бик файдалы.
Имтиханга әзерләнер өчен кулланма материал бик күп кирәк.Шундый вариантларны ешрак куйсыннар иде. Уку елының икенче яртысында эш программалары кызык түгел инде.Түгәрәкләрдә, факультатив дәресләрдә алып кулланырлык булса яхшы.
Садриева Алия
Алия Садриева
9 гыйнвар, 2017 - 08:28
Permalink
Лилия, сезгә уңышлар телим.
Лилия, сезгә уңышлар телим.
Садриева Алия
Лилия Җамалиева
9 гыйнвар, 2017 - 19:45
Permalink
Рәхмәт сезгә!
Алия, рәхмәт сезгә!
02091977
10 гыйнвар, 2017 - 20:40
Permalink
Имтиханнарга күп калмады...
Лилия, эшегез яхшы килеп чыккан. Бик зур рәхмәт!!!!
Лилия Җамалиева
10 гыйнвар, 2017 - 20:44
Permalink
Рәхмәт сезгә!
Рәхмәт!!!