Азнакай укытучысы Бөтенроссия педагог осталыгы конкурсында җиңү яулаган
11 Dec, 2016 Раил Гатауллин 0

Чыганак:
“Минем иң яхшы дәресем” Бөтенроссия педагог осталыгы конкурсында Азнакай 5 нче урта мәктәбе укытучысы Татьяна Ануфреева өченче урынны яулады, дип хәбәр итә "Маяк" газетасы.
Ул менә егерме елга якын башлангыч сыйныфларны укыта.
Муниципаль турдан үтеп, республика күләмендә аның эшчәнлеге югары бәяләнә һәм Мәскәүгә чакыру килә. Моңа кадәр ил күләменә чыкканы булмаса да, үзе һәм укучылары республика бәйгеләрендә актив катнашалар.
– “Минем иң яхшы дәресем” конкурсына илнең төрле төбәкләреннән иң көчле педагоглар җыелды. Мин рус теле буенча дәрес бирдем. Мәскәү мәктәпләрендә белем бирү алымнары белән таныштык, мастер-класслар уздык, үзем өчен тагын да зуррак тәҗрибә туплап кайттым, – ди Татьяна Михайловна.