Зәкия Туфайлованың "Шофер булам" шигырен уку
15 Mar, 2017 Раил Гатауллин 0
Ресурска кагылышлы рәсем:
Ресурс авторы:
Миләүшә Ситдикова, ТР Арча шәһәре 11нче номерлы балалар бакчасы тәрбиячесе
Тема: Зәкия Туфайлованың “Шофер булам” шигырен уку
Максат:
- балаларны Зәкия Туфайлованың “Шофер булам” шигыре эчтәлеге белән таныштыру;
- сөйләмне яңа сүзләр белән баету.
- тәрбияче күрсәтүенә һәм үрнәккә нигезләнеп, детальләрдән сурәт төзергә өйрәтү.
Бурычлар:
- балаларның кабул итүләрен, игътибарларын, конкрет-образлы фикерләүләрен, күзаллауларын үстерү;
- шофер һәнәренә карата кызыксыну уяту;
- диалогик сөйләм телен үстерү;
- яңа сүзләрне актив кулланышка кертү;
- кәгазь һәм клей белән эшләргә өйрәтүне дәвам итү, ябыштыру күнекмәләрен ныгыту;
- “түгәрәк”, “турыпочмаклык”, “квадрат” төшенчәләрен, төсләрне тануны ныгыту;
- мөстәкыйльлек, матур итеп эшлисе килү теләге уяту;
- әйләнә-тирәдәгеләргә ярдәм итү теләге тәрбияләү.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Зәкия Туфайлованың "Шофер булам" шигырен уку | 22.81 KB |
Ресурс төре:
Тематика:
Предметлар: