«Белем Академиясе» - «Академия Белем» җәйге сезонны ача!
22 May, 2023 Гөлназ Рәшитова 0
Җәйге каникулның беренче атналарын файдалы итеп үткәрегез!
Ике атна эчендә сез видео сценарийлар язарга, ут, камера, кадрлар белән эшләргә, анимация һәм махсус эффектлар ясарга өйрәнәчәксез. Ахырда сез кыска видео һәм резюмега кино, мультипликация һәм геймдевта таләп ителгән күнекмә өстәячәксез.