Нурлатта балалар бакчасына йөрмәгәннәрне мәктәпкә әзерләү сыйфаты турында фикер алышалар
Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы агымдагы елның 11 февралендә Нурлат шәһәренең 3 нче балалар бакчасында “Татарстан Республикасының белем бирү оешмаларында мәктәпкәчә белемнең төбәк моделен тормышка ашыру. Тәҗрибә. Перспективалар” дип аталган республикакүләм семинар уздыру турында хәбәр итә. Рәсми хәбәрләргә караганда, семинарда мәгариф идарәләре белгечләре һәм мәгълүмат-методик үзәкләр методистлары катнаша.
Җыен балалар бакчаларына йөрмәгән балаларны мәктәпкә әзерләү сыйфатын яхшырту бурычларын хәл итүдә мәгариф белән идарә итү органнары, белем бирү системасының барлык белгечләре, төрле ведомстволар һәм ата-аналар җәмәгатьчелеге эшчәнлеген активлаштыруны максат итеп куя.
Семинарда мәктәпкәчә тәрбия һәм белем бирү процессын программа-методик яктан тәэмин итү, балаларга медицина һәм психологик-педагогик ярдәм күрсәтү, балалар бакчасы һәм башлангыч мәктәп арасында дәвамчанлыкны саклау кебек мәсьәләләр күтәрелер дип көтелә.
Чыганак: “Татар-информ”