“Тормыш иминлеге нигезләре” фәне буенча Россиякүләм олимпиадасының региональ этабы
Агымдагы елның 4-7нче февраль көннәрендә Татарстан Республикасының Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгының “Патриот” Республика спорт-патриотик үзәге базасында “Тормыш иминлеге нигезләре” фәне буенча Россиякүләм олимпиадасының региональ этабы узачак. Олимпиада 9нчы, 10нчы һәм 11нче сыйныф укучылары өчен уздырыла. Ярыш ике этапта үткәрелә: теоретик һәм гамәли. Олимпиадада район турларында җиңгән 58 җиңүче катнашачак.
Укучылар “Тормыш иминлеге нигезләре” фәненең төрле өлкәләреннән сорауларга җавап бирәчәк. Мисал өчен:
• “Гадәттән тыш хәлләрдә кешенең иминлеге һәм куркынычсызлыгы”,
• “Медицина белеме нигезләре. Беренче медицина ярдәме”,
• “Сәламәт яшәү нигезләре”,
• “Хәрби хезмәт нигезләре”.
Моннан тыш бу өлкәдә алган күнекмәләрен күрсәтү дә сорала. Сүз шәхси иминлек чаралары, төрле җәрәхәтләр алганда беренче медицина ярдәме күрсәтү, пневматик коралдан ату турында бара.
Чараны оештыручылар арасында Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасының гражданлык оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, Республика хәрби комиссариаты, “Патриот” Республика спорт-патриотик үзәге һ.б. да бар.
Олимпиада нәтиҗәләре буенча ярышның гомумроссия этабында катнашачак җыелма команда төзеләчәк, дип хәбәр итә Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы.