Мәскәүдә татар теленең үсеш юнәлешләрен тикшерделәр
2 Mar, 2009 Сылу 0
Мәскәүдә Халыкара Туган тел көненә багышланган Өченче Халыкара фәнни-гамәли конференция узды.
Мәскәү Татар мәдәни үзәгендә Казан һәм Мәскәү галимнәре, җәмәгать эшлеклеләре, журналистлар мәгариф системасында төбәк компоненты, Россия өлкәләрендә, якын чит илләрдә татар телендә мәктәпкәчә тәрбия, белем бирү оешмалары өчен татар теле укытучылары әзерләү кебек сорауларны тикшерде.
Конференцияне оештыручылар – “Туга тел” Мәскәү татар мәдәнияты җәмгыяте”, Мәскәү шәһәренең Татар милли-мәдәни төбәк автономиясе, дип хәбәр итә Татарстан Республикасының Мәдәният министрлыгы.