Информатика укытучылары өчен фәнни-гамәли семинар
8 Apr, 2009 Сылу 0
Татарстан Республикасының Мәгарифне үстерү Институты информатика фәне укытучыларын апрельнең 10-11ендә узачак республикакүләм фәнни-гамәли семинарга чакыра. Семинар эшендә информатика дәреслекләре авторы, профессор, педагогия фәннәре докторы Игорь Геннадьевич Семакин, информатикадан уку-укыту ярдәмлекләре авторы, профессор, педагогия фәннәре докторы, "Computer sсiеnсе" укытучысы (АКШ) Виолетта Васильевна Дубинина катнашачак.
Очрашуда түбәндәге темаларны күтәрү планлаштырылган:
• Мәктәп информатикасы кая юл тота?
• Информатикадан БДИ;
• 10-11нче сыйныфлар өчен профильле курсның фундаменталь нигезләре;
• Америка мәктәбендә "Computer sсiеnсе".