Укучыларның сәламәтлеген ничек сакларга?
Иртәгә – 9нчы апрель көнне Казан шәһәренең Киров районында урнашкан 15нче татар гимназиясендә Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан “Татарстан Республикасы белем бирү оешмаларында сәламәтлек саклау эшчәнлеген үстерү” исемле Республикакүләм семинар-практикум уздырылачак.
Семинар эшендә Татарстан Республикасының Мәгарифне үстерү Институты, “Росток” психологик-педагогик тернәкләндерү һәм коррекция үзәге, “Төбәкара сәламәтлеккә өйрәтү үзәге” белгечләре катнашачак.
Семинар кысаларында мастер класслар үткәрү, “Укучыларны, өстәмә белем бирү берләшмәләрендә тәрбияләнүчеләрне, булачак студентларны 2013 елда узачак Универсиадада катнашырга әзерләү” ведомствоара максатчан программасы”н эшләү турында фикер алышу планлаштырылган.