Мөслим районы яңалыклары
Белем бирүнең фәнни-методик дәрәҗәсен өйрәнү һәм чыгарылыш сыйныф укучыларын дәүләт (йомгаклау) аттестациясе белән БДИга әзерләү максатыннан агымдагы елның 6-27нче апрелендә Мәгълүмати-методик үзәк методистлары Мөслим районының 16 мәктәбендә 197 дәрестә катнаша. Әлеге чараларга йомгак буларак киңәшмәләр, методсоветлар уза. Аларда мөгаллимнәргә конкрет киңәшләр бирелә.
29нчы апрель көнне Баланны гомүми белем бирү мәктәбе базасында башлангыч сыйныф укытучылары семинары уза. Темасы: «Аз комплектлы сыйныфларда эшләү төрләре».
“Табигать материалларын куллану” темасына яңа стандартларга туры килә торган технология дәресен Г.К. Сафина үткәрә. Дәрес 1-2нче сыйныфлар өчен уздырыла. 3-4нче сыйныфларда белем алучылар өчен Н.Ш. Ахметова математика дәресен үткәрә. З.З. Әюпова исә яңа технологияләр кулланып интеграллашкан дәресләр оештыра. Семинар узган мәктәптә балаларның кул эшләреннән “Язгы ярминкә” дә эшли, дип хәбәр итә Мөслим районы мәгариф порталы.