Рус теле укытучылары игътибарына!
5 May, 2009 Сылу 0
Татарстан Республикасы муниципаль районнарының мәгариф идарәләрендә эшләүче рус теле буенча мәгълүмати-методик үзәк белгечләре (методистлары) өчен агымдагы елның 11-22нче маена планлаштырылган курслар кичектерелә. “Рус телендә сөйләшү күнекмәләрен формалаштыруда лингвометодик нигезләр” исемле дәресләрне үткәрү вакытын үзгәртү теләге белән бик күп кеше элемтәгә керә. Укулар кайчан узачагы алда хәбәр ителәчәк, дип мәгълүмат бирә Татарстан Республикасының Мәгарифне үстерү Институты.