Балаларга кич урамга чыгуны тыйган указга кул куелды
Россия Федерациясе Президенты Дмитрий Медведев “Россия Федерациясендә бала хокукларының төп гарантияләре турында”гы федераль законга төзәтмәләр кертте.
Яңа үзгәртүләр Россия субъектларына комендант сәгатен кертү хокукын бирә. Хәзер 18 яше тулмаган кызлар-егетләргә олылардан башка исерткеч эчемлекләр сата торган урыннарда, төнге клубларда һ.б. һ.б. булу тыела. Шулай ук усмернең физик, рухи һәм әхлаки сәламәтлегенә зыян сала алырлык урыннарның исемлеген региональ хакимият тә тулыландыра ала.
Кичке 22:00дән иртәнге 6:00гә кадәр балигъ булмаганнарга үзләренә генә стадион, парк, скверларда йөрергә, урамга чыгарга яисә транспортта йөрергә дә ярамый.
Субъектларга тагын бер хокук бирелә. Канунда күрсәтелгән яшь күрсәткечен түбәнәйтергә мөмкин (иң күбе 2 яшькә).
Әлеге таләпләр үтәлмәгән очракта, ата-аналар һәм бу эшкә җаваплы башка затлар административ җаваплылыкка тартыла.
Әлеге законны Дәүләт Думасы агымдагы елның 15нче апрелендә кабул иткән иде. Совет Федерациясе исә аны 22нче апрельдә раслады.