Татарстан уку йортлары Россия төбәкләрендә яшәүче татар яшьләре өчен квоталар билгеләде
Татарстан Республикасы җирлегендә урнашкан югары уку йортлары Россия Федерациясе төбәкләрендә яшәүче талантлы татар яшьләрен максатчан укырга кабул итү өчен квоталар бүлеп бирде.
Яшьләрне Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты һәм Татарстан Республикасы югары уку йортлары ректорлары белән берлектә укырга кертә. Абитуриентлар Бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре буенча, ә кайбер белгечлекләрдән өстәмә сынаулар тапшырып укырга алыначак.
Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы биргән мәгълүматларга караганда, Казан дәүләт медицина университеты, Казан финанс-икътисад институты һәм Казан дәүләт университетының икътисад, юридик факультетларына 2009 елга максатчан урыннар бүлеп бирелмәгән.
Гаризаларны агымдагы елның 20нче июненнән дә соңга калмыйча бирергә кирәк. Республикабыз югары уку йортлары бүлеп биргән квоталарның тулы исемлеге белән беркетелгән файлда таныша аласыз.