КӨН СУЛЫШЫ: Россиянең 38% мәктәпләрендә – медпунктлар, 15% мәгариф оешмасында спорт заллары юк
3 Sep, 2009 Сылу 0
Закон тарафыннан кабул ителгән санитар таләпләргә бүген Россиянең нибары 42 процент мәктәп медицина кабинеты гына туры килә. 38 процент белем бирү оешмаларында исә медицина ярдәме күрсәтү бүлмәләре бөтенләй юк икән. Россия мәгариф күзәтчелеге хәбәр итүенчә, Архангельск, Владимир, Орлов, Сахалин, Смоленск өлкәләрендә хәл аеруча мөшкел.
Спортзаллар мәсьәләсе яхшырак. Илнең физкультура бүлмәләре булган мәктәпләрнең 69,5 проценты санитар таләпләргә туры килә. 14,9 процент мәктәпләр спорт залларыннан башка белем бирә.
Сүз уңаеннан, ил күләмендә азык-төлек блоклары җиһазларына бүген 15.782 мәктәп кытлык кичерә.