ТДГПУ да абитуриентлар төрле факультетларда каралган имтиханнар белән таныша алачак
22 март көнне Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетында Ачык ишекләр көне узачак. Биредә югары уку йортына керергә теләүчеләр өчен, университетның барлык факультетларының төрле белгечлекләре буенча тапшырылырга тиешле имтиханнар белән танышырга мөмкин булачак.
Көндезге уку бүлегенә документлар 18 нче июньнән 15 нче июльгә кадәр кабул ителәчәк. Керү имтиханнары, кагыйдә буларак, 16 нчы июльдән старт алачак. Читтән торып уку бүлегенә документларны 25 нче июльдән 5 нче августка кадәр тапшырырга мөмкин булачак. Сынаулар исә 6 нчы августта башланачак.
Искәрмә өчен. Татарстан тарихы фәнен өйрәнмәгән, әмма “тарих” белгечлеге буенча көндезге бүлеккә укырга керергә теләүчеләр өчен, бу фән Бердәм дәүләт имтиханы системасы буенча җәмгыять белеме фәненә алмашынырга мөмкин.
“Юриспруденция” белгечлегенә керергә теләгән, әмма Татарстан тарихын өйрәнмәгән укучылар БДИ нигезендә Россия тарихы фәне буенча белемнәрен күрсәтә алачак.