Хезмәт укытучылары өчен
18 Sep, 2009 Сылу 0
Татарстан Республикасының Мәгарифне үстерү Институты (технология кафедрасы) хезмәт укытучылары өчен бюджет нигезендә квалификация күтәрү курсларын башлап җибәрә. Дәресләр “Технология укытучысының инновацион эшчәнлеге” проблемасына багышлана.
Курс кысаларында Казан мәктәпләрендә узачак семинарларда, мастер-классларда катнашу каралган.
Тулырак мәгълүмат: 2-36-62-91 (З.И. Муртазина). Курслар 21нче сентябрьдә сәгать 9:00дә, Казан шәһәре, Проточная урамы, 8нче йорт адресы буенча башлана.