Өч ел эчендә Татарстанда 25 һөнәри техник училище ябыла
4 Feb, 2010 Сылу 0
Бу турыда күптән түгел узган коллегия барышында Татарстан Республикасының Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль ярдәм министры Айрат Шәфигуллин хәбәр иткән.
Әлеге уку йорлары Татарстан Республикасының Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль ярдәм министрлыгына караган була. “Былтыр тармак оешмалары оптимизациясе уздырылды, 2010 елда исә басым педагогик составның сыйфатлы һөнәри әзерлегенә ясалачак”, дип ассызыклаган министр.
“Татар-Информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрләренә караганда, 2009 елда министрлык карамагындагы уку йортларына 20,6 кеше укырга килә. Аларның бер меңе – ятим балалар.