12 нче февраль. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының йомгаклау коллегиясе
9:30да Татарстан Республика Фәннәр Академиясендә Мәгариф һәм фән министрлыгының йомгаклау коллегиясе узачак. Коллегия эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры Р.Н. Миннеханов, Мәгариф һәм фән министры А.Х. Гыйльметдинов, республика мәгариф идарәләре җитәкчеләре, мәгариф оешмалары директорлары катнашачак.
Көн кадагында Мәгариф һәм фән министры А.Х. Гыйльметдиновның “Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының 2009 ел өчен эшчәнлек нәтиҗәләре һәм 2010 елга максатлары турында” доклады.
Чыгышлар:
1. Муниципаль белем бирүнең инновацион үсешен тәэмин итү механизмнары һәм һәм аның бүгенге торышы. (Яр Чаллы муниципаль берәмлеге башкарма комитеты җитәкчесе Васыйл Шәйхразиев)
2. “Татарстан Республикасында электрон мәгариф” проекты. (Татарстан Республикасының Мәгълүмати технологияләр үзәге генераль директоры Николай Анатольевич Никифоров)
3. 2010-2015 елларга Татарстан Республикасы мәгарифенең үсеш стратегиясе: мәктәп директоры карашы. (КДУ каршындагы Н.И.Лобачевский исемендәге лицей директоры Елена Германовна Скобельцына)
4. 2010-2015 елларга Татарстан Республикасы мәгарифенең үсеш стратегиясе: укытучы карашы. (Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Лесхоз урта гомуми белем бирү мәктәбеннән биология һәм экология укытучысы Наталья Ивановна Сафиуллина)